Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбит мәктәбе укучылары II Халыкара олимпиадада катнашып кайтты

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан узган II Халыкара олимпиадада да Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең IX класс укучысы Надежда Шапеева белән XI класс укучысы Ирина Иреева да катнашты.

Әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева әйтеп узганча, олимпиада ике турда үткәрелде. Он-лайн тест рәвешендә узган елның 9 декабреннән 25 декабренә кадәр үткән беренче турда теләгән һәр укучы катнаша алды. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Тадҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай һәм башка чит илләрдән биш меңгә якын мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Бу турда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 300 укучы Казанда узган икенче этапка чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит мәктәбе укучылары II Халыкара олимпиадада катнашып кайтты