«Миләшкәй»нең иң яхшы тәрбиячесе
16 март көнне Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында узган "Елның иң яхшы тәрбиячесе" бәйгесендә тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын күрсәтте. Аларның һәркайсы үз һөнәренең остасы һәм иҗади шәхес булуын дәлилләде.
Бәйгенең беренче турында "Визит карточкасы"н тәкъдим итеп, педагоглык эшчәнлекләре белән таныштырдылар, ул актуальлек һәм нәтиҗәлелек ягыннан бәяләнде. Икенче турда тәрбиячеләр үз эш тәҗрибәсенә һәм дәресләргә бәя бирде. Монда балаларны иҗади активлыкка, сәләтләрен күрсәтүгә этәрүче ысулларны куллана белүләренә игътибар юнәлтелде. Шул ук вакытта тәрбияви кыйммәтләр һәм заманча инновацион программа, технологияләрдән файдаланып эшләү дә тиешле бәясен алды. Өченче тур аеруча мавыктыргыч, җанлы узды: "Иҗади бәйге"дә тәрбиячеләр әзер эшләнмәләргә гжель, хохлома, городец кебек дөньякүләм билгеле традицияләрдә рәсемнәр төшерде. Өстәвенә, бәйгедә катнашучыларга "Тәрбияче - иҗади шәхес" дигән темага өй эше әзерләргә кушылган иде. Монда тәрбиячеләр үзләрен төрле яктан күрсәтте, биеде, җырлады, кул эшләре белән таныштырды. Җиңүчене ачыклау җиңелләрдән булмады, әлбәттә. Балалар бакчасы мөдире Венера Сафиуллина, аның тәрбия-методик эш буенча урынбасары Альбина Якупова һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Гыйбадиевалардан торган жюри объектив бәясен бирде. Икенче кече төркем тәрбиячесе Светлана Әүхәтшина елның иң яхшы тәрбиячесе дип табылды. Икенче урында өлкән төркем тәрбиячесе Гөлназ Гарапова, өченчедә - беренче кече төркем балаларының апалары Светлана Муклукова. "Җиңүгә омтылышы өчен" номинациясендә әзерлек төркемендә эшләүче Гөлгенә Җиһаншина белән иң кечкенәләрнең тәрбиячеләре Альбина Сибгатуллина җиңүчеләр дип билгеләнде. Аларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев