Татарстан йолдызлыгы астында
"Браво!", "Браво!", "Браво!" - Олы Кайбыч мәктәбе укучыларын берләштергән "Авыл денс" биючеләре Буа шәһәре сәхнәсендә чыгыш ясаганда, "Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры, жюри әгъзасы Дмитрий Туманов, түзмәде, әнә шундый соклану сүзләре белән кул чабып утырды. Ә бию чыннан да шәп килеп чыкты.
Биючеләр печән өсте күренешен шул кадәр оста итеп күрсәтте ки, әйтерсең лә бу сәхнәдә түгел, ә чынбарлыкта бара! Башларына ак яулыкларын чөеп бәйләгән, ак алъяпкычлы кызлар, түбәтәйле егетләр яшел тугайда печән "чаба", ул арада заманча ритмда да биеп алалар. Хәрәкәтләре тигез, барысы да шома баса, биючеләрнең йөзләреннән елмаю китми. "Авыл денс"ның иң яшь биючесе - "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Раил Сөнгатуллинның сәхнәдә бөтерчек кебек бөтерелүенә сокланмаган кеше булмагандыр, мөгаен. Бүләкләү вакытында аңа юкка гына махсус бүләк бирмәделәр шул. Әлеге биюне аларга Казаннан профессиональ биюче, хореограф Ринат Хәйруллин өйрәткән. Ул кайта алмаган вакытларда репетицияләрне мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллина алып барган. "Йолдызлык" фестиваленең район турында беренче урынны яулап, зонага узган биючеләр Буада тагын да остарак биеде.
26-27 мартта үткән зона турының беренче көнендә Буа, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан килгән яшь талантларны сайлап алу туры булды. Балалар белән бергә фестивальнең Кайбычтагы жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова белән мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллина да барды. Бу турдан узучылар икенче көнне иртәнге унда яңадан сәхнәгә чыкты: иң сәләтлеләрен Казанда суперфиналда чыгыш ясау өчен сайладылар.
Меңнән артык бала катнашында узган фестиваль ике көндә дә кичкә кадәр дәвам итте. Сайлап алу турларыннан соң, 27 мартта кич җиңүчеләр катнашында гала-концерт узды. Беренче турда Колаңгыдан Арина Кудряшова, Иске Чәчкабтан Адилә Гаттарова, Чүтидән Адилә Исламова, Олы Кайбычтан Рушан Гыйниятуллин, Айсылу Камалиева, Хуҗа Хәсәннән Петр Краснов, Кошманнан Чулпан Гарифуллина, икенче турда Чүтидән Гүзәл Пиркина, Олы Кайбычтан Лилия Шамилева, Иске Тәрбиттән Сергей Васильевлар төшеп калды. Аларның өметле йолдызлар булуына басым ясалды.
Гомумән алганда, Буадагы фестиваль Кайбыч талантларына зур җиңүләр китерде. Бию коллективлары арасында "Авыл денс" , Буаның "Гольфстрим" төркеменнән генә калышып, икече урынны яулады. Җырчы кызларыбыз да югары бәя алды: Олы Кайбыч мәктәбеннән Инзилә Сираҗиева (җитәкчесе Фаилә Минһаҗева), Зөһрә Хәмидуллина (җитәкчесе Алия Биккулова), Инзилә Вәлиуллина (җитәкчесе Светлана Зиядиева) беренче урында. Камилә Сафиуллина белән Зилә Сөнгатуллина өченче урынны яулады. 5-11 яшьлек балалар арасындагы вокаль ансамбльләрдән Иске Чәчкаб мәктәбенең "Салават күпере" кызлары (җитәкчеләре Люция Габидуллина), "Уйныйк әле дулкыннардай", "Шушы яктан, шушы туфрактан" җырларын берничә тавышка башкарып, дипломант булды. "Конферанс" номинациясендә Иске Чәчкаб мәктәбенең өченче класс укучылары Илназ Шәмсетдинов белән Ләлә Хөсәенова ( җитәкчеләре Энҗе Гыйльманова) беренче, Бәрлебашы мәктәбеннән Илсөяр Рәхмәтуллина (җитәкчесе Гөлчәчәк Гыйбадуллина), Фирүзә Мусина белән Адилә Гыйбадуллина (җитәкчеләре Исламия Мусина) икенче урыннарда. Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләрне жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова кебек сәхнә белгечләре тапшырды.
- "Йолдызлык" фестиваленең максаты - талантлы яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү. 2010 елда Россия Федерациясе премиясенә лаек булган бу фестиваль алга таба бөтендөнья фестиваленә әйләнер дип уйлыйм. Татарстан йолдызлыгы астында туган балалар бик бәхетле алар, - диде Зилә Даяновна тәбрикләү чыгышында.
Буада призлы урыннарны яулаган балалар 16-20 апрельдә Казанда узачак суперфиналда чыгыш ясарга әзерләнә. Бу көннәрдә сайлап алу турын узучылар 21 апрельдә "УНИКС"та, 27 апрельдә "Пирамида" күңел ачу комплексында гала-концертта гран-при - "Татарстан йолдызы" кубогы өчен чыгыш ясаячак.
Республикада яшәүче сәнгать яратучы барлык малай-кызларның яраткан фестивалендә тагын бер фикер яңгырады: коллективның, чыгыш ясаучыларның уңышы иң беренче чиратта остазыннан тора. "Йолдызлык" фестиваленең жюри рәисе урынбасары Раилә Гарипова да шул фикердә: балаларның сәләтен ачар өчен профессиональ алымнар кулланырга кирәк. Фестивальнең зона турында Кайбычтан бары бер генә бию коллективының чыгыш ясавы бездә заманча хореографларның бөтенләй диярлек булмавына бәйле. Өйрәтүче булса, бездәге балалар биемәслекме әллә?! Ә җырчылар күп, алар белән шөгыльләнүче педагоглар да бар осталыкларын эшкә җигә.
Буада безнең Кайбыч балалары да "Созвездие- Йолдызлык" журнал-китабына, "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенә әңгәмә бирде. "Авыл денс" биючесе Гүзәл Сафиуллина журналистларга: без бу фестивальне көтеп алабыз, яңа дуслар табабыз, диде.
Әйе, дуслык бәйрәме дә әле ул! Төрле район-шәһәрләрдә яшәүче үсмерләрнең фестиваль ахырында кулга-кул тотынышып бергә бии-бии "Йолдызлык" гимнын башкарулары шуның ачык мисалы түгелмени!?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев