Яхшы хезмәт хакы – эшкә стимул
27 ноябрьдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Корноухово, Ульянково терлекчелек фермаларында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария табиблары, зоотехниклары, экономистлары катнашында киңәшмә үтте.
Әлеге җәмгыятьнең Корноухово бүлекчәсендә барлыгы 317 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 124е - савым сыерлары (29 башы раздойда), 68е - яшь таналар, 85е - бер яшьтән узган таналар, 2 ай эчендә бозауларга тиешле 20 тана. Һәр сыердан уртача көнлек савым 8,6 килограмм тәшкил итә.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин терлекчелек тармагында эшнең торышыннан канәгатьсезлеген белдерде. Дөрес, мондагы фермалардагы тәртипкә уңай бәя бирде. Малларга җитәрлек күләмдә азык салынган, кардаларда салам җитәрлек.
- Шушы көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров белән "Чекмарев" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Гөбенә" агрофирмасының Кече Подберезье бүлекчәсендә булдык. Терлекчелек объектларын чагыштырсаң, җир белән күк арасы. "Чекмарев" хуҗалыгында кардаларда сыерлар да, таналар да тездән пычракта йөри. Бу аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамый калмый, билгеле. Авыру маллардан мул продукция алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә Кече Подберезьеда кардаларга салам кайтарып тутырганнар, маллар рәхәтләнеп коры саламда йөри. Азык ике елга җитәрлек әзерләнсә дә, район буенча сөт җитештерү кими бара. Димәк, терлекчелек белгечләре тиешле технология таләпләрен үтәми, яисә маллар тиешенчә ашатылмый. Экономистлар фермаларда булып, савымчыларга, терлекчеләргә ни өчен күпме күләмдә хезмәт хакы исәпләнүен аңлатырга тиешләр. Фермада савымчылар белән очрашканда, бу сорауга берсе дә җавап бирә алмый. Һәр агрофирманың, хуҗалыкның бүлекчәләрендә терлекчелек тармагы буенча саннарга анализ ясалырга тиеш, - диде Альберт Илгизәрович.
Ульянково фермасында 250 баш мөгезле эре терлек бар. Һәр сыерның уртача көнлек савымы - 12,4 килограмм. Биредә 150 баш бозауга исәпләнгән, салкын ысул белән асрау бинасы төзелеше бара.
Алга таба киңәшмә үз эшен Ульянково мәдәният йортында дәвам итте. Биредә район башлыгы агрофирмаларда, хуҗалыкларда сөт җитештерүгә анализ ясады.
- Сөтнең табыш чыганагы икәнлеген аңлап эшләргә вакыт инде. Сатарга продукция булганда гына хезмәт хакын, салымнар, Пенсия фондына взносларны, электр энергиясе өчен вакытында түләргә мөмкин. Киресе булса, хуҗалык бурычка батачак, - диде ул.
- Фермаларда беренчел исәп-хисап, контроль савым юк, сыерлар раздойга куелмый. Шулай булгач, яңа бозаулаган, мул сөт бирүче сыерлар да өстәмә рацион буенча ашатылмый. Урыннарда белгечләр эшләргә тиеш. Хәзерге чорда башка эш юк, бар көчне терлекчелеккә юнәлдерергә кирәк. Альберт Илгизәрович дөрес әйтә, урыннарда терлекчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләмәсәң, стимул булдырмасаң, берәү дә мул продукция җитештерәм, дип эшкә атлыгып тормаячак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә министр Марат Әхмәтов та сөйләде. Министр хаклы: терлекчеләр өчен тиешле шартлар тудырмыйча, лаеклы хезмәт хакы түләмичә, мул продукция җитештерүне таләп итеп булмый, - диде баш аграрий Рифкать Басыйров.
Киңәшмәдә ул республика районнарының кайсы хуҗалыкларында терлекчеләргә күпме хезмәт хакы түләүләрен атап үтте. "Гөбенә"дә савымчыларның уртача айлык хезмәт хакы - 17829 сум, "Алтын кырлар"да - 12133, "Заволжье"да - 11160, Закиров исемендәге җәмгыятьтә - 10016 сум . Шул ук вакытта "Чекмарев"та ул - 5522, "Яңа юл"да - 8516 сум гына. Бозау, дуңгыз караучыларның хезмәт хаклары савымчыларныкыннан бераз кимрәк. Ә белгечләрнең хезмәт хаклары яхшы, агрофирмаларда аларның һәркайсы транспорт белән тәэмин ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев