Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

16 март – Торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән кайбычлыларның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә ма­тур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез".

Район торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рифат Гарифуллинның бәйрәм котлавы:

"Хөрмәтле торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Торак- коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Безгә районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтебезнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләр, учреждениеләр, сырхауханә һәм башка оешмаларның тормышына йогынты ясый. Максатыбыз - Кайбычыбызны һәр яктан төзек һәм чиста итү. Хезмәт­тәшләремә яңадан- яңа уңышлар, һөнәри үсеш, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 16 март – Торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

2
X