Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армиягә китә егетләр

23 майда районда язгы чакырылышта солдат киеме кияргә тиешле егетләрнең икесе - Мәлки авылы егете Виктор Акрымов, Иске Тәрбиттән Эдуард Кротов армиягә китте.

Виктор Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштергән. Әнисе Татьяна Михайловна, апасы Роза белән былтыр көз абыйсы Михаилны солдатка озаткан булган. Хәзер Ватан алдындагы бурычын үтәү чираты аңа җиткән.

Булачак солдатларның икенчесе Эдуард - Татьяна һәм Виталий Кротовларның бердән-бер уллары. Эдуард Казан шәһәрендә икътисад һәм хокук институты филиалында беренче курсны тәмамлаган. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев егетләргә хәерле юл, исән-имин хезмәт срогын тутырып, туган якларга әйләнеп кайтуларын, әти-әниләренә сабырлык теләп, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армия язгы чакырылыш

2
X