Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы министры Кайбычта

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы белән танышу максатында Кайбычка килде. Министр белән бергә "Ак барс" агрохолдингы компаниясе генераль директоры Иван Егоров та килгән иде.

Республиканың баш аграрие, Иван Михайлович һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә, иң элек вертолетта район басуларын әйләнеп чыктылар. Өстән яхшырак күренә. Министр чәчелгән мәйданнардан канәгать булуын белдерде. Соңыннан "Заволжье" җәмгыятенең Борындык филиалына караган козлятник чәчелгән басуында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

-- Кайбыч механизоторларының чәчүне уңышлы, намус белән башкаруы кырларыннан күренә. Алданрак чәчелгән җирләр матур гына тишелеп чыккан. Басуларда эш куелышы белән Кайбыч Актаныш районына охшый башлады. Әгәр "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгы да бераз тартылса, тагын да яхшырак булачак, -- диде министр кайбычлылар башкарган эшкә югары бәя биреп.

Министр район хезмәтчәннәренә культураларны технология таләпләре нигезендә үстерү, корткычлардан саклау, мул уңыш алуга йөз тотып эшләү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Премьерминистры урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы “Ак барс” агрохолдингы компаниясе генераль директоры Иван Егоров