Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылның кара мунчасы да якын

Бар ягыннан да - стенасы, ишеге, түбәсеннән төтен чыгучы мунча игътибарымны җәлеп итмичә калмады. Капка төбенә чыккан йорт хуҗабикәсе моны тыныч кына күзәтеп басып тора, каударланмый да, каушап та төшмәгән.

- Нишләп төтен торбадан чыкмый соң? - дип сорадым мин. - Ни булды?

- Кара мунча бит бу.Торбасы мунча өй алдыннан чыга, анда казанда су кайнатабыз, - дип җавап бирде ханым.

Сөйләшүе бер дә Хуҗа Хәсән авылында яшәүчеләрнең сөйләшенә охшамаган иде аның, шуңа да читтән кайткан кешедер дип уйладым.

- Сез әле һаман да кара мунчада парланасызмы? Хәзер авылларда да саунага өстенлек бирәләр бит, - дидем мин, фотоаппаратымны сумкамнан чыгарып.

- Без дә әби-бабайларыбыз кебек төтен исе аңкып торган кара мунча яратабыз шул. Төтен бөтен инфекцияләрне бетерә ул. Тәмле исе сеңсен дип, керне дә мунчага элеп калдырам, - диде дә, кулымдагы фотоаппаратымны күргәч, өенә кереп китте.

Безнең сөйләшүне ишетеп, йорт хуҗасы да урамга чыкты. Ачык йөзле, аралашырга яратучы кеше булып чыкты ул. Журналист сиземләвем алдамаган булып чыкты: Чумановлар Хуҗа Хәсәнгә күченеп кайтканнар икән. Юрий Иванович миңа хатыны Ольга Петровна белән 1972 елда Новочебоксарск шәһәренә китүләре, бер-берсен кечкенәдән белүләре, бер класста укулары турында сөйләде. Авылга өч ел элек, беренче группа инвалид булган авыру әниләрен карарга кайтканнар. Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында яшәгән инвалид абыйлары Геннадий быел җәй вафат булган. Ике авыруны карарга читен булгач, аны шунда урнаштырган булганнар. Биредә директор булып эшләгән Салих Маннановны җылы сүзләр белән искә алалар алар. Авыл Советы рәисе дә, ферма мөдире дә булып эшләгән әтиләре Иван Романович та гүр иясе инде. Апалары да вафат. Әниләре Любомила Семеновна урын-җир өстендә генә ята, чит кеше ярдәменә даими мохтаҗ. Бүген мунчаны да әниләрен салкыннарга кадәр юындырып калыйк дип якканнар. Хәер, авыл мунчасын үзләре дә яраталар.

- Ванна керүне мин аны юынып чыгуга санамыйм да. Сихәтле авыл мунчасына җитми инде. Без кайттык, авыл һавасыннан һәм мунчасыннан башка ничек яшәдек икән дип уйлыйбыз. Яңадан шәһәргә китәсе килми, яшь чакта барыбер иде, туган як үзенә тарта, ул йөрәккә якын, - ди Юрий Иванрвич.

"Кайбыч таңнары" газетасын да яратып укыйлар алар, 2013 елның беренче яртыеллыгына да язылып куйганнар.Чумановлар турындагы язма белән газетаның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кара мунча

2
X