Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар сәнгать мәктәбе матурайды

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы укучылар 1 сентябрьне капиталь ремонт ясалган бинада каршы алды.

Сәнгать мәктәбенең тышкы ягы яңартылган, тәрә­зә­ләре, ишекләре алыштырылган, эчке ремонт эшләре башкарылган, санузел бар. Яшь талантларга чыгыш ясау өчен ике залга сәхнә куелган. Музыка классларында парталар күп түгел, чөнки һәр бала белән дәрестә аерым шөгыльләнергә туры килә. Бинаның икен­­че катында "ЭКО" мәк­тәптән тыш эшләр үзәге түгәрәкләре, "Әкият" курчак театры, "Яшь эколог" һәм драма түгәрәге өчен бүлмәләр бар. Залларда һәм коридорда түшәм биегрәк, яктылык күбрәк, дигән тәэсир кала. Район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин ремонт эшләрен алып барган төзү­челәргә рәхмәтен белдерде һәм "Вика" җаваплылыгы чикле җәмгыять директоры Фәнис Хәйруллинга, участок начальнигы Рөстәм Сөнгатуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Ремонт эшләре сыйфатлы башкарылган. Хә­зер укытучыларга мәк­тәпне үрнәк итеп саклыйсы ка­ла. Сәнгать мәктәбе зур, талантлы балаларны иҗатка тарту өчен мөм­кин­лекләр бар, хәзер эш­не нәтиҗәсе булырлык итеп оештырырга кирәк. Укытучыларның бурычы: үзләренең интеллектуаль дәрәҗәләрен күтәреп, киңкырлы шәхес тәрбия­ләү. Барыгызга да бу авыр, ләкин мактаулы эше­гездә уңышлар телим, - диде район башлыгы.

Сәнгать мәктәбендә баян, фортепиано, хореография бүлекләре бар, театр бүлеге ачу планлаштырыла. Мәктәп­тән тыш эшләр үзәгендә 113 бала шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе