Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар Универсиадага әзерләнә

2013 елда Казанда узачак Универсиада сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен укучыларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә этәргеч булды. Район мәктәпләреннән килгән иҗади командалар моны Кече Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә узган "Без синең белән бу уеннарга лаек" дип исемләнгән сәламәтлек театрлары республика конкурсының район этабында тагын бер кат раслады.

Иң беренче Олимпия уен­­нары безнең эрага кадәр үк уздырылуын күп­ләре­без белмидер дә әле. Ә сәламәтлек театрында уйнаучы яшь артистлар аның тарихы белән барлык тамашачыларны да таныштырды, чөнки чыгышларда олимпия уен­нары тарихын, аның җи­ңү­челәрен, спорт бе­лән җитди шөгыльләнгән якташларыбызның тормышын чагылдыру быелгы конкурсның шартларыннан берсе булды. 5-8 класслар арасында беренчелекне яулаган Бәр­ле­башы мәктәбе укучылары, тарихта казына торгач, Олимпия аллаларына кадәр үк барып җиткән. Имеш, Борынгы Грециягә вакыт машинасы ярдәмендә барып эләккән XXI гасыр балалары аларны шаккатырган: араларында спорт белән шөгыль­лән­мәгән, буш вакытны компьютер яки телевизор каршында үткәрүче ял­кау­лар бар икән. Авыруларның сәбәбе дә шул, ди. Гасыр чире дип бәя­ләнгән пассив тормыш рәвешен спорт һәм физкультура ярдәмендә җи­ңүгә ирештеләр. Башлангыч класслар арасында Иске Чәч­каб командасы беренче урында, аларның "Тыл­сымлы терем­кәй"ләре спорт яратучы җәнлекләрне генә үзенә җыйган. Спортсмен җән­лекләр Шү­рәлене дә явыз чир­дән коткарып калды, спорт белән шөгыльләнергә бокс перчаткалары бүләк иттеләр, белемен арттырсын өчен ноутбук тапшырдылар. 9-11 класслар арасында берьюлы ике җиңүче - Олы Кайбыч һәм Федоровское командалары. Беренчеләре Олимпия уеннары бе­лән Сабантуйны янәшә куеп, оригиналь ысул сайласа, икенчеләре Иванушка маҗараларын га­җә­еп оста артистларча уйнаулары белән залны үзенә каратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада театр здоровья Олимпия уен­­нары