Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Анастасия Морякова яңа өйгә күченде

Авыл ветераннар Советы, урта гомумбелем бирү мәктәбе, Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты коллективлары тыл хезмәтчәненең шатлыгын уртаклашырга авылның өлкән яшьтәге кешеләрен, күршеләрен дә чакырган иде.

Анастасия Морякова кунакларны ипи-тоз белән каршы алды. Яңа өйнең капкасы плакатлар, шарлар белән бизәлгән. Федоровское урта мәктәбе укучысы Адилә Миңнуллина, яңа йортка беренче итеп мәче кертүләрен белеп, бүләккә Машкасын алып килгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килеп җиткәч, иң элек авыл халкы белән аралашты. Ул килгәнче Зур Кызыл урамында юл төзү, күлләрне чистарту турында кызу әңгәмә алып барган апалар, форсаттан файдаланып, Федоровское урамнарында юлларның кайчан төзеләчәге турындагы сорауларын бирде.

- Юллар булыр, әлбәттә. Әмма бүген үк түгел. Узган ел без Тутаев урамына вак таш түшәдек, бу эш алга таба да дәвам итәр. Райондагы 57 авылның 21ендә каты өслекле юллар юк. Әлеге авылларда яшәүчеләргә районга килү авыргарак туры килә. Шуңа да иң беренче чиратта аларны юллы итү өстендә эш алып барачакбыз.

Авыл эченә юллар төзү дә игътибар үзәгендә булачак. Әмма без бүген бирегә бөтенләй башка мәсьәлә буенча - Анастасия Васильевнаны өй туе белән котларга җыелдык. Ветеран йорты яхшы килеп чыккан, анда газ, су, ут кергән, санузел бар. Бу йортының рәхәтен күреп, озак яшәргә язсын әле Анастасия әбигә, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, теләкләрен җиткереп.

Йортның ишегалды да көлеп тора. Профнастилдан ясалган капкадан (монысы кияве бүләге) керүгә, инде шактый үскән зәңгәр чыршылар каршылый. Төзүчеләр төзелеш вакытында агачларга зыян китермәскә тырышкан. Әбинең яңа йорты искесе янәшәсенә төзелгән.

- Бу йортны яз айларында ук төзи башлаган идек инде. Язгы пычраклар вакытында урамга техника белән керү мөмкинлеге булмагач, төзелеш материалларын үзебез ташыган идек, - ди объект прорабы Рәеф Гобәев.- Бүлмәләргә обойларны да үзем сайладым, йокы бүлмәсен әби теләгәнчә итеп ясадык, залы да, кухнясы да иркен. Яңа йортта әби шатланып яшә­сен иде.

Анастасия Морякованың йөзеннән ягымлы елмаю бер дә китмәде ул көнне. Бүлмә түренә мул итеп табын кордылар, барысы да изге теләкләрен юллады. Райондагы тагын бер Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның тол калган хатынының тормыш шартлары яхшырды бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Анастасия Морякова яңа өйгә күченде