Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша
Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 124 чыгарылыш класс укучысы һәм узган елларда мәктәпне тәмамлаган ике кеше тапшырачак.
БДИ-2012 өчен Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында имтихан тапшыру пункты оештырылачак, аның эшендә 30 оештыручы катнашыр дип көтелә. Имтиханнар барышын Дәүләт имтихан комиссиясенең вәкаләтле вәкилләре контрольдә тотачак. Укучыларның нинди фәннәрдән имтихан бирәчәкләре инде билгеле. Элеккегечә, рус теле һәм математикадан барлык 11 класс укучылары да имтихан тапшыра. 26 укучы физика, 16сы - химия, 48е - биология, 13е - тарих, 50се - җәмгыять белеме, 4се - информатика, 4се географиядән һәм берәр укучы рус әдәбияты белән татар теленнән имтихан бирү өчен гариза тапшырган. Гариза язу белән бергә, аларның һәрберсе имтихан тапшыру нормалары, кагыйдәләре һәм хокуклары белән таныш булулары турындагы документка кул куя.
Агымдагы уку елында мәктәпне тәмамлаучылар аттестат алу өчен ике фәннән мәҗбүри имтихан тапшыра - рус теле һәм математикадан. Әгәр аларның берсенең нәтиҗәсе минималь баллдан азрак булса, шул ук елда, махсус билгеләнгән көннәрдә аны яңадан тапшырырга мөмкин. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте билгеләгәнчә, рус теленнән минималь чик - 36, математикадан - 24 балл. Әгәр нәтиҗә рус теленнән дә, математикадан да түбән булса, БДИны икенче уку елында гына тапшырырга рөхсәт ителә. Болай булганда, БДИ тапшыру турындагы таныклык бу уку елында бирелми, аттестат урынына мәктәптә белем алганлыкны раслаучы белешмә генә алачаклар. Һәр укучының имтихан нәтиҗәләре мәгълүматларның федераль базасында теркәлә.
БДИ нәтиҗәләре имтихан тапшыруның икенче елының 31 декабренә кадәр гамәлдә була. Нәтиҗәләр турында таныклык алган елда РФ Хәрби Көчләре сафларына хезмәткә китүчеләр өчен таныклык хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң бер ел дәвамында үз көчендә кала.
Дәүләт аккредитациясенә ия булган югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренә гражданнарны кабул итү тәртибе нигезендә, абитуриент гариза белән бергә БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкның төп нөсхәсен яки күчермәсен тапшырмыйча, гаризада җыелган балларны гына да күрсәтергә мөмкин. Югары уку йортларының кабул итү комиссияләре мәгълүматларның федераль базасыннан абитуриентлар тапшырган күрсәтмәләрнең дөреслеген, шул исәптән БДИ нәтиҗәләрен дә тикшерергә бурычлы. Имтихан тапшыручы укучының башка укучылар белән чагыштырганда әзерлек дәрәҗәсен төгәл бәяләү өчен махсус методика кулланыла. Аның ярдәмендә беренчел баллар тест нәтиҗәләренә күчерелә һәм 100 баллы система буенча имтихан нәтиҗәсе исәпләнә.
Һәр фән буенча ел саен минималь чик билгеләнә, аны узган укучы төп гомумбелем бирү программасын үзләштергән, дип санала. Әгәр укучы БДИ нәтиҗәләре белән риза булмаса, рәсми нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң ике эш көне дәвамында апелляциягә бирергә хокуклы.
БДИ-2012 тапшыру барышын контрольдә тоту системасы чыгарылыш класс укучыларына бердәй шартлар тудырачак. Контроль җәмәгать күзәтчеләре, прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, видеокамералар ярдәмендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев