Бәхет-шатлык белән кил, Яңа ел!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Яңа ел белән котлау мөрәҗәгате:
«Хөрмәтле кайбычлылар! Районыбыз кунаклары! Сезне муниципаль район Советы һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Бу минутларда 2012 ел, районыбыз тарихында һәм һәркемнең язмышында тирән эз калдырып, безнең белән хушлашып бара. Аның санаулы гына калган соңгы мизгелләрендә без, һәрвакыттагыча, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән бергәләп бер табын артына җыелабыз. Үткән елда башкарылган яхшы эшләрне канәгатьләнеп искә алабыз. Бәхеткә, җирлегебездә быел да иҗади хезмәт дәвам итте, ниятләгән эш-гамәлләребез нигездә тормышка ашты. Узып баручы ел нәтиҗәләренә күз салсак, куанырлык уңышларыбыз бар. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә армый-талмый эшләүче игенче-механизаторларга, терлекчеләргә тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Бу тармакның уңышы агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеш нигезе булып тора. Быелгы ел Кайбыч өчен зур төзелешләр елы булып та истә калыр. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын, авылга эшкә кайткан табибларны яңа йортлар белән тәэмин итү, "Авыл клублары" программасы нигезендә Мәлки авылында күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылу, мәдәният учаклары, мәктәпләрне төзекләндерү буенча нәтиҗәле эш алып бардык. Киләчәгебезне генә түгел, бүгенге тормышыбызны да гәүдәләндерүче яшь буынга ихтирамыбыз зур. Кайбыч халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту белән беррәттән, аларның рухи ихтыяҗларын кайгырту - җитәкчелекнең көндәлек игътибар үзәгендә. Моның шулай икәнлеген мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау өлкәсендәге уңай үзгәрешләр дә сөйли. Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы, матурлыкка, муллыкка, бәхетләргә бай ел булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим. Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә ихтирамлы булыйк!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев