Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бизнеска кереп китергә 70 яшь тә чик түгел

Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерү буенча "юл картасы" барлыкка киләчәк. Әле шушы араларда гына муниципаль районнар җитәкчелеге өчен Татарстан Президенты катнашында узган видеокиңәшмәдә сүз шул хакта барды. Президент билгеләп узганча, бу 2014-2016 елларга исәпләнгән карта эшмәкәрлекне тагын да үстерергә, өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк. Әлегә ул проект хәлендә.

Районның барлык эшмәкәрләре катнашында узган җыелышта әлеге "юл картасы" мәсьәләсен кузгатмасалар да, бизнесны үстерү юллары турында эшлекле фикерләр күп яңгырады.

Татарстанда Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциясе вице- президенты Рәфыйк Шәйхетдинов, эшмәкәрлекне үстерү өчен, җирле хакимият, иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек ныклы булырга тиешлегенә тукталып, Татарстан Президентының еллык юлламасындагы чыгышыннан өзек тә китерде: "Гражданлык җәмгыяте институтларын эзлекле рәвештә үстерү, коммерциячел булмаган оешмалар инициативаларын арттыру һәм бу процесска бизнес җәмәгатьчелекне актив җәлеп итү мөһим." Шул ук вакытта ул, Татарстан районнарындагы эшлекле климат һәм эшлекле активлыкка анализ ясап, бездә эшлекле климат индексының югары булмавына тукталды. Дөрес, индекс 2008-2012 еллардагы күрсәткечләргә карап чыгарылган. Бизнесны алга таба үстерү өчен эш башлаучы эшмәкәрләргә һәрьяклап ярдәм итү, эшмәкәрләргә дәүләт программаларына керергә булышу, моның өчен район сайтында эшмәкәрлеккә кагылышлы барлык мәгълүматларны куеп бару, хәбәрдарлык кирәклегенә басым ясады.

Ә эшлекле климатка килгәндә, Кайбычта аның яхшы якка үзгәрәчәгенә нигез бар. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллинның 2013 елда районда кече һәм урта бизнесны үстерүдәге эшчәнлеккә йомгак ясаган чыгышыннан күренгәнчә, узган ел районның тулаем территориаль продукты 3,1 миллиард (2012 елда- 2,9 миллиард) булса, шуның 16,6 проценты бизнеска туры килә. Сәүдә әйләнеше 1 миллиард 230 миллион сум булган, бу да 2012 ел күрсәткеченә карата- 121,4 процент. Кайбыч эшмәкәрләре нигездә сәүдә һәм җәмәгатьчелек туклануын оештыру белән шөгыльләнә. Узган ел алты эшмәкәр "Лизинг-грант" программасы буенча 4 миллион 383,90 сум күләмендә субсидия алды. "Үзмәшгульлек" программасын тормышка ашыруга былтыр республикадан 940,8 сум акча бирелгән һәм сигез кеше үз эшен башлап җибәргән. Араларында сәүдә, фото хезмәте, компьютер ремонтлау, керамзит бетон җитештерү, автосервис, минипекарня, төзелеш, терлек симертү белән шөгыльләнүчеләр дә бар. 2016 елда гаилә фермаларын 16га җиткермәкчеләр. Бездә барлыгы 219 кече эшмәкәр субъекты теркәлгән, шуларның 165 е- шәхси эшмәкәрләр. Райондагы кече предприятиеләрнең саны- 54. Кызганыч, эшмәкәрләрнең сигез проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә. Рәфыйк Шәйхетдинов җитештерүне җайга салуның күпкә отышлырак булуын мисаллар белән аңлатты:

-Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне сатып, керем аласыз. Ә җитештерүче аны эшкәртеп, упаковкага тутыра, башка төр продукция чыгара һәм сезнең чималдан зур суммда өстәмә табыш ала.

Җитештерергә теләүчеләргә хөкүмәт тә грантлар, башка юллар белән ярдәм итә. Әмма, вице- президент әйткәнчә, грант алам да, берәр төрле бизнес белән шөгыльләнә башлыйм, дип түгел, бизнесымны үстерергә алга таба хөкүмәт ярдәменә дә таянырмын әле, дип уйлаучыларның эшләре уңышлырак бара. Татарстан Икътисад министрлыгы хезмәткәре Рәсимә Кашапова ул грантлар турында безнекеләргә бай мәгълүмат бирде.

Ә "юл картасы" эшмәкәрләр санын арттыруны күздә тота. Район эшмәкәрләренең иҗтимагый Советын оештыру турында сөйләгән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллинның Кытайда бер пенсионерның 70 яшьтә бизнеска кереп китүе, 80 яшендә миллардерга әйләнүе турындагы сүзләре безнекеләргә дә киная кебегрәк яңгырады: Кайбычта да актив яшәү рәвеше алып баручы пенсионерларлар бардыр бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X