Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындыкта ачылган Беккер чокыры экологик иминлекне дә күздә тота

Борындык белән Шуширмә авыллары арасында әле шушы көннәрдә генә биотермик чокыр файдалануга тапшырылды. Сантиар таләпләр буенча мондый чокырлар авылдан, елга күлләрдән бер чакрым ераклыкта урнаштырылырга тиеш.

Беккер чокыры, гади халык телендә әйтсәк, үләт базы инде ул, ягъни, үлгән терлекләрне күмү урыны. Хәер, күмү сүзе бу очракта туры килми, чөнки үлгән малларны зур, тирән цистерна-кое эченә ташлыйлар. Яңа объектның тирә-юне профнастил койма белән әйләндереп алынган, территориясе шактый зур. Иске чокыр да шунда, аны мәңге ачылмаслык итеп ябып куйганнар.
-Әлеге биотермик чокыр барлык ветеринария таләпләренә туры китереп төзелде,- диде районның баш ветеринария врачы Илсур Зиадиев.- Безнең районда алар һәр хуҗалыкта да диярлек бар. Узган ел Олы Урсак авыл җирлегендә файдалануга тапшырылган иде. Хәзерге вакытта шундый чокыр Федоровскоеда төзелә.


Баш ветеринар сүзләреннән аңлашылганча, Беккер чокырының өстенлеге шунда- анда ташланган биологик калдык, цистернадагы югары температура исәбенә, 30-40 көн эчендә таркалып бетә. Үләт базларыннан аермасы да шунда- үләксәдәге микроблар из юкка чыга һәм шуның белән әйләнә-тирә мохитка зыян килми. Бу чокыр ферма терлекләре өчен дә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар өчен дә. Беккер чокырына теләсә кем үлгән терлеген ыргыта алмый. Моның өчен авыл җирлегенә, ветеринарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мал врачы, үлгән терлекне ярып, диагноз куйганнан соң, тиешле белешмә бирә. Бу терлекләрен иминиятләштерүчеләр өчен дә кирәк.


-Үлгән терлекне теләсә кайда ташлап калдыру очраклары булса, без тиешле чаралар күрергә тиеш булабыз. Андыйларга экологлар, прокуратура хезмәткәрләре алдында җавап тотарга туры киләчәк. Чөнки бу терлекләр куркыныч йогышлы авырулар китерп чыганагы булып тора,- диде баш ветеринария врачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкта ачылган Беккер чокыры экологик иминлекне дә күздә тота

2
X