Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бусагада – яңа уку елы

Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров гомумбелем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышты.

Урта, төп мәктәпләр дә, башлангыч белем бирү учреждениеләре дә игътибардан читтә калмады. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­лә­ләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова җи­тәкчелегендә, гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары, күзәт­челек хезмәтләре вәкилләре составындагы махсус комиссия мәктәпләр­нең уку елына әзерлеген тикшереп, иң яхшыларын бил­геләгән иде инде. "Иң матур мәктәп", "Иң яхшы мәктәп яны сәламәтләндерү лагере" номинацияләрендә, мәктәп укучылары спартакиадасында җи­ңүчеләр дә билгеләнде. Аларның исеме 24 август­та, конференциядә игълан ителәчәк.

Район башлыгы уку йорт­ларыннан канәгать калды. Шуширмә, Кече Кайбыч, Зур Тәрбит башлангыч мәктәпләренең укытучылар һәм укучылар коллективлары сыйныф бүл­мә­ләрен 1 сентябрьгә әзер­­ләгән, ремонт ясаган, мәктәп янындагы мәйданнарны төзекләндергән­нәр. Бакчаларында мул уңыш, чәчәкләр үстерергә дә өлгергәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, укучыларны кабул итү өчен барысы да әзер, әти-әни­ләр алдында мактанырлыклары да бар, шәһәр мәктәп­ләреннән һич калышмыйлар. Мөрәле төп мәктәбе укытучылары бы­ел җәйге ялга китмәгән дә сыман.

Ник дигәндә, биредә бар җирдә дә чисталык хөкем сөрә, бина тирәли үстерелгән чәчәк композицияләре күз явын ала, фонтан өстеннән сузылган салават күпере шаккаттыра. Балалар бакчасы, мәктәп үз балаларын көтә. Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбендә район башлыгын укытучылар каршы алды. Мәктәп яны участогын, төзелеп килүче теплицаны, хуҗалык объектларын күздән кичергәннән соң, Альберт Илгизәрович педагогларның җәйге ялны ничек үткәрүе, нинди кәеф белән эшкә керешүләре хакында да кызыксынды. Муниципалитет җитәкчесе уку йортын иң матуры дип атады, мәктәп тирәсен­дәге бакча чәчәкләргә күмелгән, җиләк-җимеш бакчасы гаҗәеп матур, орлык, бәрәңге участокларына зур тырышлык салынганлыгы күзгә ташлана, керү юлында һәм түтәлләргә куелган карта-схема һәм тактачыклар кая, нәрсә урнашканлыгын билгеләргә ярдәм итә. Урта мәктәптә укучыларның аз булуы гына борчу тудыра. 11 сыйныфка быел ике бала укырга килә, беренчегә керүчеләр дә шул кадәр генә. Район башлыгы укучыларны күрше чуваш мәктәбенә җибәрмәү чараларын күрергә чакырды. Зур Тәрбит мәк­тәп-бакчасында да зур ремонт эшләре башкарылган, үз категориясен­дә ул хаклы рәвештә иң яхшысы булырга лаеклы. Район башлыгы шулай ук Мәлки төп мәктәбе, Олы Кайбыч урта мәктәбе һәм Ябалак башлангыч мәк­тәбендә дә булды. 1 сентябрьгә кадәр алар да әзер булырга тиеш. Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендә капиталь төзекләндерү тө­гәлләнде. Биредә түбә, тәрәзәләр алыштырылган, беренче һәм икенче катлар, баскычлар, керү юллары ремонтланган, мәктәпкә кадәр таш юл салынган, тротуарга плитка түшәлгән. Альберт Рәх­мәтуллин "Шариф" ҖЧҖе төзүчеләренә, җитәкчеләре Манон Абдулсаломовка, педагоглар коллективына эшне куелган срокларда, график буенча башкарулары өчен зур рәхмәтен җиткерде. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә дә уку йорты уңай яктан телгә алынды. Район башлыгы укытучыларга, мәктәп директоры Фәнзилә Биктимеровага уңышлар теләде, Подберезье мәктә­бендә белемнең сыйфатына зур игътибар бирелүен, заманча технологияләр кулланылуын билгеләп узды. Укучылар да, укытучылар да республика һәм илкүләм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Мәктәп­нең тышкы бизәлеше аның эчке тормышына тәң­гәл хәзер, әмма эш шуның белән бетте дияргә иртә әле. Ремонтка җирле бюджеттан алты миллион сумнан артык чыгымнар тотылды, бу сумма мәктәпләрне капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында бирелгәннән артыграк. Тулаем алганда, район мәктәпләрен төзекләндерү өчен 12 миллион сум акча каралган иде. Өметләрне аклап, тырышып укыйсы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф яңа уку елы

2
X