Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Элемтәдә – “Мәрхәмәтле телефон”

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән "Мәрхәмәтле телефон" акциясе районда оешкан төстә узды.

Кесә телефоннары социаль хезмәтләрдә исәптә торган, социаль хезмәт­кәр беркетелгән әби-бабайларга тапшырыла. Әле шушы көннәрдә генә район башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Дания Бәд­ретдинова, район социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галләмова, район мәшгульлек үзәге начальнигы Игорь Канашов Олы Кайбыч авылында яшәүче Кә­римә һәм Әгъзам Нуретдиновларга, Сабира Гыйз­зәтуллинага кәрәзле телефон тапшырдылар.

Мондый кәрәзле телефоннар район буенча 13 кешегә бирелде. Бу телефонның арткы ягында кызыл төймә урнаштырылган. Әлеге төймәгә "112" номеры кертелгән. Шул төймәгә басып, алар тиз арада табиб чакырта, полициягә, янгын сүн­дерү частена, социаль хезмәткәргә, психологка мөрәҗәгать итә ала. Бу телефоннарга бушлай сим-карталар урнаштырылган. Өлкәннәргә әлеге телефоннан файдалану тәртибен бәйнә- бәйнә аңлаттылар. Алар куллану өчен бик гади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәрхәмәтле телефон” акциясе

2
X