Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләре оешкан төстә бара

18 сентябрьдә "Алтын кырлар" җәмгыятендә агрофирмалар, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, ветеринария врачлар, зоотехниклар, ясалма орлыкландыру технологлары, ферма мөдирләре катнашында семинар- киңәшмә үтте.

Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында маллар ярымаран ысулы белән асрала. Терлекләр фермаларда кышкы рацион буенча ашатыла, көндез көтүлекләрдә көтелә. Киңәшмә башланганчы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Колабирдедәге терлекчелек объектлары белән танышты. Аннан соң киңәшмә Арыслар бүлекчәсе, Багай филиалы фермасында, машина-трактор паркында дәвам итте. Биредә фермаларда ремонт ясалган, барлык биналарда да тәртип урнаштырылган. Машина- трактор паркындагы гараж төзекләндерелгән, хәзер тырмалар ремонтлыйлар, комбайннар чистартылып, кышкы саклыкка куелган. Район башлыгы җәмгыять эшчәнлегеннән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын кырлар” җәмгыяте

2
X