Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Футбол мәйданын бөтен республика төзи

Быел җәй Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага яңа футбол стадионы төзелеше мәйданында Кайбыч бригадасы да уңышлы эшли. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында 18 гыйнварга ясалган мониторингтан күренгәнчә, башкарылган эш күләме буенча районнар арасында безнекеләр икенче урында.

Узган атнаның җомгасында без Казанга юл тоттык, максатыбыз - төзелеш барышы, төзүчеләр бригадасы белән танышып кайту иде. Чистай урамы бе­лән Ямашев урамы кисешкән урында, Казанка елгасы буенда төзелүче әлеге стадион - илебездә­ге иң зур һәм тиңдәше булмаган спорт объектларының берсе. Җәйге уеннар башланырга санаулы гы­на айлар калып бара, шу­ңа да аны вакытында өл­гер­тү өчен төзү­че­ләргә яр­дәмгә Татарстанның барлык районнарын да җәлеп итәргә булдылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу хактагы видеоконференцияләрнең берсендә стадион төзелешенең уртак эш бу­луы һәм анда бөтен республиканың өле­ше кер­ергә тиешлеген әйт­кән иде.

Футбол стадионы төзелеше мәйданы янында ми­не Кайбыч бригадасы җи­тәкчесе Рамил Нуруллин каршы алды.

- Без биредә узган ел­ның ноябрендә эш­ли башладык. Хә­зерге вакытта тө­зү­челәребез бетон эшләре, штукатурлау, кирпечтән стена өю кебек эшләрне башкара. Көннәр буена ачык һа­вада салкында эшлә­сәк тә, зарланмыйбыз, объектны вакытында өл­гертергә кирәк бит. Стадион дүрт өлешкә бүлен­гән, аның көнчыгыш, көн­батыш, төньяк, көньяк өлеш­ләре бар. Без, кай­быч­лылар, шуның төньяк өлешендә эшлибез. Биредә бассейн, кафе, спорт заллары һәм башкалар урнашачак. Район җитәкчелеге эшчәнлегебез бе­лән даими танышып тора, - диде ул.

Стадионда сәүдә һәм кү­ңел ачу үзәкләре, балалар шәһәрчеге, ресторан, төн­­ге клублар, спорт-бар, футбол атрибутикасы кибете, "Рубин" футбол клубы музее һәм башкалар булачак. Ә төзүче­ләр­гә куелган иң зур таләп - сыйфат. Киләчәктә футбол чемпионаты узачак бар шәһәр­ләрдә дә өстән караганда су лилиясен хәтерләтүче шундый зур стадион булдырырга җые­налар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада 2013