Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшысы – балаларга

Хуҗа Хәсән авылындагы "Аленушка" балалар бакчасының бер ягы, балалар аз булу сәбәпле, бөтенләй ябылган булган. Хәзер аны яңадан ачарга җыеналар.

Бу - Хуҗа Хәсән авылында яшәүче балаларга гы­на түгел, ә тирә-күрше авыллардагы сабыйларга да яңа мөмкинлекләр ача. Биредә мондый тәҗ­рибә бар инде. Чөнки Ху­җа Хә­сән авыл җирлеге составына керүче Куш-Күлдә дә, Турминскийда да мәк­тәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе юк. Хәзерге вакытта "Аленушка"га 30 бала йөри, тагын 15 бала чиратта тора. Балаларын бакчага йөртергә теләүчеләр күп. Әмма, инде төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән бинага аларның барысын да ничек сыйдырып бетерер­гә? Әнә шуңа күрә дә балалар бакчасы мөдире Лариса Бухарова муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга мө­рәҗәгать итә. Максаты - хәзер эшләп торучы бакчаны гына тү­гел, ә буш торучы икенче ягын да төзекләндерү. 1991 елдан бирле ремонт күрмәгән бу бинаны ремонтлау өчен шактый зур суммада акча кирәк. Үтенечләре бушка китми- монда капиталь ремонт үткәрү өчен республика бюджетыннан 8 миллион сум акча бүлеп бирелә. Көннәр җылытканны кө­теп ятмыйлар, инде февральдә үк түбәне, бинаның буш яткан ягындагы тәрәзәләрне алыштыру, фасадны җылытуга керешкәннәр. Группаларда һәм йокы бүлмәсендә сте­наларны гипсокартон белән тышлаганнар. Балалар бакчасында идән, түшәм, электрүткәргечләрне алыштырачаклар, са­нузел булачак, яңа җи­һазлар да кайтарачаклар. Биредә "Заман" җәм­гыя­тенең биш бригадасы эш­ли. Бакча мөдире Лариса Георгиевна аларның хезмәтеннән канәгать.

- Төзүчеләр ремонтны билгеләнгән вакытта тө­гәлләр дип ышанам. Сабантуйга без барлык балаларны да кабул итә алачакбыз, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән авылындагы “Аленушка” балалар бакчасы