Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелекле гамәлләр кылыр чак

Кайбыч районы мөхтәсибәте оешуның һәм Дамир Гыйниятуллинның имам-мөхтәсиб вазифасына билгеләнүенең 15 еллыгы уңаеннан Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе уздырылды. Бәйрәмгә муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, республика мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов, Зур Урсак, Кошман, Бәрлебаш мәчетләре имамнары һәм мәчеткә йөрүчеләр килгән иде.

Мәчеттән ахшам намазын укып килгән кунакларны ураза тотучы хатын-кызлар каршы алды. Кояш баеп, вакыт төнгә якынлашса да, өлкән яшьтәге кешеләр дә күп җыелган, һәркемнең имамны тәб­рикләп, аңа сәламәтлек, авыр хезмәтендә уңышлар, гаиләсенә имин­лек телисе килгән. Казаннан "Мөхәммәдия"мәдрәсәсен тәмамлап кайтуын күпләр хәтерли аның. 90 елларда халыкны Ислам юлына күндерүче, ияртүче вазифасын Дамир Гыйниятуллин беренчеләр­дән булып үз җилкәсенә кү­тәр­де. Тиз арада халык ышаначын яулады, хөр­мәт казанды. Мөфтинең урынбасары сүзлә­рен­чә, хәзрәт дин кардәшләребезнең өметен тулысынча аклады, бер урында шулай озак һәм нәтиҗәле эшләүче имамнарны республикада да бармак белән санарлык икән. Хәз­рәтне район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин да котлады:

- Кайбыч мөхтәсибәте оешу изге Рамазан аена, аның да мөселманнар өчен гаять мөһим булган Кадер кичәсенә туры килүе бу тарихи вакыйганың ямен тагын да арттыра. Бу очраклы гы­на туры килү түгел, Аллаһы Тәгалә иге­лекле гамәл­лә­ребезне шул рәвешле хуплый, күрә­сең. Авылларда ифтарлар уздыруыбыз, иганәчеләребез - шәхси эшмәкәр­ләр, хуҗалык җитәк­челәре, динне күңелендә йөртүче кешеләрнең күп булуы куандыра. Чын күңел­дән рәхмәт аларга. Дамир хәзрәткә исән­лек, тән сихәте телибез, алга таба да матур гына эшләр­гә язсын, - диде ул. Район башлыгы аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Котлауларга Габдулла хәзрәт тә кушылды.

- Республика Мөселманнар Диния нәзарәтендә Кайбыч мөхтәсибәте хөр­мәткә лаеклардан санала. Хәзрәтнең фикеренә һәрчак колак салалар, оештыру сәләтен, эшлекле сыйфатларын югары бәялиләр. Үсеп килүче буынның ру­хи үсешенә дә зур игътибар бирә ул, Олы Кайбыч мәчетендә генә түгел, район­ның башка мәчетләрендә дә мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәргә дини белем бирүне оештыра. Халыкка хез­мәт итүдә Аллаһы Тә­галә бетмәс көч-куәт әйләсә иде, - дип тәмамлады ул сү­зен. Мөф­ти урынбасары Дамир хәзрәт­кә ТР Мөселманнар Диния нә­за­рәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук Рәх­мәт хатлары район башлыгы Альберт Рәхмә­туллинга, урынбасары Рә­­мис Хәялиевка, Кошман, Зур Урсак, Бәрлебаш мә­четләре имам-хатыйплары Ибраһим хәз­рәт Сабировка, Рафыйк хәзрәт Зариповка, Илги­зәр хәз­рәт Рәхмәтуллинга да бирелде. Өч имам үз вазифаларына шулай ук 15 ел элек керешкән. Мәҗ­­лесне тәмам итеп, Дамир хәзрәт Ураза бәйрәме бе­­лән котлады һәм бәй­рәм намазына чакырды. Ул район мәчетләренең барысында да 19 августта 06.00 сәгатьтә башлана, бәйрәм вәгазе исә 04.00 дә башланачак. Хәз­рәт ифтарны оештыруда ярдәм күрсәткән район башлыгы Альберт Рәх­мә­туллинга һәм шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиевка рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе