Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Информатика өлкәсендә – иң яхшылар

Бүгенге тормышыбызны компьютерлардан, мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китерүе авыр. Хәзер инде электрон мәктәп, электрон журналлар гамәлгә керде, хатларны да электрон почта аша алабыз. Мәктәпләрдә укучыларны заман техникасын йөгәнләргә өйрәтүдә информатика укытучыларының роле зур. Шуңа да аларның педагогик эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итүгә хөкүмәт югарылыгында зур игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрнең информатика укытучылары арасында "Мәгълү­ма­ти-коммуникация технологияләр өлкәсендә эш­ләү­че иң яхшы педагог" дигән грантка бәйге игълан иткән иде.

Республикада 2010-2015 елларга исәп­ләнгән "Ки­ләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында иң яхшы укытучыларны ачыклау максатындагы бәйге җи­ңү­челәре арасында безнең районның информатика укытучылары да бар. Алар: Олы Кайбыч мәктәбеннән Регина Чә­чә­кова (рә­сем­дә), Зур Подберезье мәк­тәбеннән Юрий Кальчев, Мәлки мәк­тәбеннән Алмаз Җи­һаншин. Грант буенча бил­геле бер вакыт аралыгында аларның хез­мәт хакларына ай саен 6740 сум өстәлеп бара. Әлбәттә, бер грант та үзеннән-үзе генә бирелми. Министрлыктагы махсус комиссия җиңүчеләрне билгелә­гәндә, информатика укытучыларының дәресләрдә компьютер һәм мультимедиа чаралары, "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" мәгълүмати системасы, Интел мәгариф программасы, укыту-тәрбия процессында цифрлы мә­гариф ресурслардан файдаланулары, укучыларны дистанцион укытуларына игътибар иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәгълү­ма­тикоммуникация технологияләр өлкәсендә эш­ләү­че иң яхшы педагог”

2
X