Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч аграр яшьләре туризм буенча социаль проект әзерли

"Безнең төп максатыбыз - авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру", - диде ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов шимбә көнне узган утырышларында.

Анда районның барлык авыл җирлекләреннән дә төрле тармакларда эшләүче яшьләр чакырылган иде. Авылның киләчәге булган яшьләр тормышын җанландыру, аларның активлыгын арттыру максатында төрле уй-фикерләр белән янып йөрүче аграр яшьләр лидеры Рушан Сайранов, очрашу тагын да нәтиҗәлерәк булсын, эшлекле төсмер алсын өчен анда Казаннан да кунаклар чакырган иде. Татарстан Республикасы "Аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе Ильмира Сабирҗанова, Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры урынбасары Анна Синеглазова Кайбыч яшьләренә бик күп файдалы мәгълүмат бирде.

- Аграр яшьләр берләшмәсен оештыру идеясе 1999 елда ук барлыкка килсә дә, 2010 елда гына теркәлү узды. Татарстанның барлык районнарындагы яшьләрне берләштерүче бу оешма ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урнашкан. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, аграр министр Марат Әхмәтовның ярдәмен тоеп эшлибез.

Безнең алда авыл яшьләренең социаль, иҗади, мәгариф һәм эшмәкәрлек инициативаларын тормышка ашыруда ярдәм итү, аларны социаль-икътисади, сәяси, мәдәни тормышка ныграк тарту буенча шартлар тудыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үз авылларын үстерү буенча төрле идеяләрен гамәлгә ашыру буенча булышлык күрсәтү бурычы тора, - диде Ильмира Илдаровна Кайбыч яшьләрен сәламләү чыгышында.

Ул яшьләрне ТРда 2011-2015 елларга исәпләнгән максатчан программа белән дә таныштырды. Аның уңышлы гамәлгә ашырылуы авыл яшьләрен республикакүләм мәсьәләләрне хәл итүгә кызыксындыруга, демографияне яхшырту, социаль киеренкелекне киметү, авыл яшьләренең шәһәргә агылу күрсәткечен киметү аларның авылдагы тормыш шарт­ларын яхшыртуга китерергә тиеш.

Анна Синеглазова чыгышыннан күренгәнчә, авыл тормышын җанландыру буенча кемнеңдер читтән акча бирүен көтеп ятырга кирәкми. Моның өчен социаль проектлар язып, грантлар отарга бөтен мөминлекләр тудырылган. Ул "Авылда социаль проектлау нигезләре" дигән темага семинар үткәрде, ә аннан соң залда утыручы яшьләр, биш төркемгә бүленеп, үзләре проект язып карады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да яшьләргә бу юнәлештә кыю адымнар теләде.

- Бүгенге очрашу безнең барыбыз өчен дә файдалы булгандыр, дип уйлыйм. Эшлекле диалог килеп чыкты, бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Безнең төркем туризм буенча проект язып карады һәм ул шактый уңышлы килеп чыкты. Анна Григорьевна, аны бераз тулыландырып, республикада яклау мөмкинлеген әйтте. Бу проектка без Кайбычның барлык авылларының да тарихи фотоальбомын төзү, районның тарихи урыннарын саклау, анда экскурсияләр оештыру буенча тәкъдимнәребезне керттек. Грант отып, аны Кайбыч үсеше өчен файдалану бер дә начар булмас иде, - иде Ябалак авыл җирлегендә секретарь булып эшләүче Чулпан Абдрахманова фикерләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч аграр яшьләре