Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч марафонында Олы Урсак мәктәбе укучысы Алмаз Нуриев быел да беренче килде

Быел Кайбыч марафоны 6 майда узды. Марафончылар арасында Мөрәле төп мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин да бар. Ул редакциягә бер керүендә мартта ук марафонга әзерләнә башлавы, көн саен ерак арага йөгерүе турында әйткән иде. "Быел марафон кайчан була"?- дип, бездән һаман сораштырып йөрүче дә ул булды.

Фрат 1990-1993 елларда беренче тапкыр оештырылган марафонда да катнашкан булган. Егерме еллык тәнәфестән соң узган ел беренче тапкыр үткәрелгән марафонда да катнашты ул. Марафонда,Фрат кебек, башка мәктәпләрнең физкультура укытучылары да катнашсын иде. Былтыр марафон "Кайбыч таңнары" газетасының 80 еллыгына багышлап үткәрелсә, быел ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән район туган көне уңаеннан үткәрелде. Алга таба да шулай булачак. Олы Урсак мәктәбе укучысы Алмаз Нуриевның узган ел да катнашты, ә менә Олы Кайбычтан Алмаз Билалов, Рамил Сафин, Федоровское мәктәбеннән Вадим Моисеевның беренче генә тапкыр катнашулары. Марафончылар 30 чакрым 195 метр араны йөгереп үтәргә тиешләр иде. Кызганыч, быел катнашучылар арасында хатын-кызлар юк иде. Шул ук арада үткәрелгән эстафета ярышларында Олы Кайбыч, Олы Подберезье, Чүти, Иске Тәрбит, Олы Урсак, Кошман, Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән мәктәпләреннән алтышар егет, дүртәр кыз катнашты. Ни кызганыч, районда база мәктәпләренең берсе булган Федоровское урта мәктәбе генә ярышка команда куя алмаган. Эстафета ярышлары ун этапта барды.
Старт бирелер алдыннан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев марафонда катнашучыларны сәламләде һәм барысына да уңышлар теләде. Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, марафончыларга һәм эстафета ярышының беренче этабына старт бирелде.
- Марафон йөгерүләренә безнең мәктәптән ике укучыны әзерләдем. Икесе дә йөзгә кызыллык китермәсләр дип ышанам. Алмаз да, Рамил да зур әзерлек үттеләр, үзләренең финишка кадәр килеп җитәчәкләренә ышаналар. Ә эстафетага килгәндә, без ике команда әзерләдек .Иң көчле спортчыларны сайлап алдык, - диде Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Сибгатуллин.



Без Юрий Михайлов белән эстафетаның һәр этабынды булдык. Укучыларның ярышка җитди әзерләнүе күренеп торды. Шулай да, уңыш иң көчлеләргә, җитезләргә елмая. Олы Кайбыч мәктәбенең беренче командасы ышанычлы рәвештә җиңү яулады. Икенче булып финиш сызыгын Чүти мәктәбе командасы үтте. Иске Тәрбит укучылары өченче урынны алды.
Этафета ярышлары төгәлләнгәнче марафончыларның беренчесе - Алмаз Нуриев, көндәшләрен 30 минутка якын артта калдырып, финишка килеп җитте. Алмаз узган ел беренче урынны яулаган иде. Утыз чакрымнан артык араны 2 сәгать 40 минут эчендә узды ул.
- Алмаз бу ярышка ныклап әзерләнде. Егерме көн дәвамында көнсаен уникешәр чакрым арада йөгерде. Улым да минем юлны сайларга булды, быел урта мәктәпне тәмамлый, Спорт һәм туризм буенча Иделбуе академиясенә укырга керергә җыена, - диде Алмазның әтисе, Олы Урсак урта мәктәбе директоры Рамил Нуриев.
Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының шау килеп финиш янына йөгерүе безнең әңгәмәне бүлде, классташлары Алмаз Билалов финишка якынлаша икән. Икенче урын, беренче тапкыр мондый дистанциягә йөгергән кеше өчен зур җиңү инде ул. Федоровское мәктәбе укучысы Вадим Моисеев өченче, Олы Кайбычтан Рамил Сафин дүртенче булып килде. Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин бишенче килде.
Эстафета ярышында беренче урынны яулаган Олы Кайбыч мәктәбе командасына күчмә кубок, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләк тапшырылды. Призлы урыннарга чыккан командалар да, марафон йөгерүчеләр дә тиешле бүләкләрен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч марафонында Олы Урсак мәктәбе укучысы Алмаз Нуриев быел да беренче килде