Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Республика көне белән котлау сүзләре

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 30 август - Республика көне уңаеннан кайбычлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле Кайбыч халкы, район кунаклары! Сезне Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Татарстанда яшәүче халыкларның тынычлык, татулык һәм иҗади үсеш хакына берләшүен гәүдәләндерүче бу бәйрәм безнең һәркайсыбызга республикабызның бай тарихы, мәдәнияте һәм икътисади мөмкинлекләре белән хаклы рәвештә гоурланырга мөмкинлек бирә. Район җитәкчелегенең әлеге рухи һәм матди кыйм­мәт­ләргә нигезләнгән һәм Кайбычны үстерүгә, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә йөз тоткан курсы тагын да зуррак уңышларга ирешүгә ярдәм итсен! Сез­гә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сә­ламәт­лек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Республика көне белән котлау сүзләре