Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районынан инглиз теле укытучысы Гөлнара Галиева Бөекбританиягә китә

Гөлнара турында мин иң беренче тапкыр Колаңгы мәктәбе директоры Равилә Гаффаровадан ишеттем: "Безнең инглиз теле укытучыбыз Бөекбританиягә китәргә җыена бит". Үзем дә сизмәстән: "Бөтенләйгәме?" дип сорап куйдым. "Юк, "Алгарыш" грантлар программасында җиңүчеләрне 29 июльдән бер айга шунда җибәрәләр", - дигән җавап ишеткәч, журналист кызыксынучанлыгым белән директорны сорауларга күмдем.

Авыл кызының шундый зур бәйгедә җиңеп, дөньяның әллә кайсы почмагындагы илгә баруы турындагы хәбәр ничек кызыксыну уятмасын ди инде. Тизрәк укытучыны күрү теләге белән яна башладым.

Гөлнара Галиева үзе Зур Урсак авылы кызы икән. Туган авылында да, Колаңгы мәктәбендә дә укыта. Аның белән телефон аша элемтәгә керсәк тә, тиз генә очраша алмадык әле. Чит илгә чыгу өчен бер кочак документ кирәк, әле шулар артыннан йөри, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан көненә әллә ничә электрон хат җибәрәләр, алар минуты белән җавап көтә, җәйге ялда булса да мәктәптә дә эше бетми. Ә беркөнне өйләренә шалтыраткач, телефонны әнисе алды: Гөлнара печәндә әле. Яңгыр килгәнче дип аны өеп бетергәч, Гөлнара үзе минем белән элемтәгә чыкты. " Бүген көндезге сәгать уникедә онлайн режимда Англия белән видеоэлемтә булачак. Аннан соң районга җыенам. Банкка да барасым бар. Берочтан редакциягә дә кереп чыгармын." "Нәрсә белән киләсең соң, транспорт бармы?" "Мин үзем машинада йөрим бит, Луиза апа."

Сүзендә торды Гөлнара. Ә аның белән редакциягә әйтерсең лә кояш үзе ияреп керде. Йөзеннән бер дә юлмаю китми, дөньядан тәм һәм ямь табып яшәве, тормышны, кешеләрне, укучыларын яратуы, эзләнүчән булуы, эшен иҗади якын килеп башкаруы һәр сүзеннән сизелеп тора.

- Зур Урсак белән Бөекбритания арасындагы видеоэлемтә ничек узды соң? Нәрсә турында сөйләштегез?

- Мин Манчестер шәһәренә барачакмын. Әлеге шәһәрдән безне каршы алуга җаваплы Эмма Уолстон һәрберебез белән аерым-аерым сөйләшеп чыкты, әңгәмә, әлбәттә инде, инглиз телендә узды. Без бит анда ял итәргә бармыйбыз, ә ике ай дәвамында чит илдә белемебезне күтәрәчәкбез. Без - диюем, республиканың төрле шәһәр-районнарының "Алгарыш"та җиңгән 150 укытучысы. Төркемнәргә бүлделәр, кайберләре Бостон, Брайтон шәһәрләренә эләкте. Инглиз телебезне тагын да камилләштерү максатында аерым гаиләләргә урнаштырачаклар. Эмма Уолстон миңа шәһәрнең истәлекле тарихи урыннары турында сөйләде, уку программасы белән таныштырды, үзләрендәге һава торышына бәйле рәвештә юлга нинди киемнәр алырга кирәклеген әйтте.

Республикада 2006 елдан бирле тормышка ашырылучы "Алгарыш" грантлар программсында беренче тапкыр узган ел катнашып караган Гөлнара. Әмма уңыш елмаймаган. Мәгариф бүлегеннән быел да көчен сынарга тәкъдим иткәннәр. Ярымфиналга чыккач, шатлануының чиге булмаган, ә инде финалистлар арасында үз исемен дә күргәч, башы күккә тигән! Мәктәптә чит телне бөтенләй укымаган, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына кереп, башлангыч төркемдә инлиз телен үзләштерә башлаган, сүзләр ятлый-ятлый, тәрҗемәләр ясый-ясый үҗәтләнеп белем алган, 2000 елда укыта башлаган татар кызы өчен зур җиңү бу. Финалга чыгучыларны министрлыкка әңгәмәгә чакыргач, ун кешелек комиссия алдында да сынатмый ул. Ә аралашу, әлбәттә инде, инглиз телендә генә барган.

Гөлнараның грант отуы очраклылык кына түгел. Эзләнүчәнлеге, бәйгеләрдә актив катнашуының матур нәтиҗәсе ул. Аның Халыкара "Евразиянең интеллектуаль даирәсе" электрон бәйгесе кооординаторы сертификатына ия булуы, Бөтенроссия "Инглиз теле буенча яшьләр чемпионаты"нда актив катнашуы, "Цифрлы мәгариф ресурслары" республика бәйгесе призеры, ил күләмендә читтән торып үткәрелгән "Белем дөньясы" бәйгесендә укучыларын актив катнаштырганы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнүе, министрлыктан, мәгариф бүлегеннән бирелгән Мактау кәгазьләре шул хакта сөйли. Былтырдан башлап- югары квалификацияле укытучы. Колаңгыдагы укучысы Луиза Медова Евразия бәйгесендә, Айсылу Шәмсетдинова Халыкара фән олимпидасының интернет-турында катнашып сертификат алган.

Очрашу ахырында мин дә Гөлнарага иҗади эш бирдем: Манчестерда фотоаппаратны кулдан төшермәскә, аннан кайткач газетабызга мәкалә язарга! Аның кебек уңган-булган, эшчән егетләр колагына гына: Гөлнара әлегә мәхәббәтен очратмаган әле...

P.S. 2006 елда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге буенча тормышка ашырыла башлаган "Алгарыш" грантлар программасы 35 яшькә кадәрге белгечләр, аспирантлар, укытучылар Россия һәм чит илләрнең иң яхшы мәгариф һәм фәнни үзәкләрендә дәүләт хисабына укый һәм стажировка уза. Әлеге программаның максаты - республиканың интеллектуаль элитасын әзерләү һәм аларга ярдәм итү, югары квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районынан инглиз теле укытучысы “Алгарыш” грантлар программасы