Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү планы каралды

2015 елның маенда халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу вакыйгага нибары ел ярым калып бара, шушы вакыт эчендә сугыш ветераннары өчен күп нәрсәне эшләп өлгерергә кирәк.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү планы һәм әзерлек чаралары 18 сентябрьдә узган беренче оештыру утырышында каралды. Ул түгәрәк өстәл формасында үтте. Оештыру комитеты әгъзалары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, хәлләрен белүләре турында сөйләделәр. Районда 31 Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасында булган өч кеше, бер балигъ булмаган фашист концлагере тоткыны, 125 сугыш ветеранының тол калган хатыннары һәм 530 тыл хезмәтчәне яши. Бу саннарны үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова атады. Оештыру комитеты рәисе, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

- Безгә төгәл саннарны белергә кирәк: Кайбыч районында яшәгән ничә кеше хәрби комиссариатлардан фронтка алынган, сугыш беткәч шуларның ничәсе исән кайткан, район яңадан мөстәкыйльлек алган чорда алар ничәү булган... Беркем дә онытылмый, без Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәрен белергә тиеш, - диде район башлыгы.

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барлык авыл җирлекләрендә дә алып барылачак. Бөек Ватан сугышы ветераннарын мәктәп укучылары гына түгел, волонтерлар, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре дә кайгыртачак, дигән фикергә килделәр. Аларның берсе дә аралашуга сусарга тиеш түгел. Торак пунктлардагы һәйкәлләрне тәртипкә китерү, тирә-юнен чистарту өчен бюджеттан акча бүлеп бирергә карар кылынды. Ябалак, Олы Кайбыч авылларындагы һәй­кәлләрне бәйрәмгә кадәр реставрацияләү күздә тотыла. Барлык коллективлар да бәйрәмгә иҗади якын килергә тиеш. Утырыш барышында "Тыл батырлары" китабына мәгълүматлар җыю, өлкәннәр декадасы үткәрү мәсьәләсе дә күтәрелде. Шулай ук, ветераннар өчен төзелгән өйләрдә яшәүчеләрдән төзелешнең сыйфаты турында да сорашачаклар. Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында ветераннар катнашында чаралар үткәрү мәгариф учреждениеләренә йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү планы каралды

2
X