Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында шикәр чөгендеренең гектарыннан 450 центнер уңыш алалар

Районыбыз агрофирмаларында шикәр чөгендере алу оешкан төстә бара. Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуларда эшнең туктап торганы юк.

Багай кырларында чөгендер уңган быел, шуңа да татлы тамыр игүчеләрнең кәефе күтәренке. Агрофирма буенча ул 1104 гектар мәйданда игелгән. Багай филиалы управляющие Юрий Кочнев әйтүенчә, бригадада шикәр чөгендере 470 гектар мәйданны били. Басуда хәзерге вакытта өч "Ropa" чөгендер алу комбайны эшли. Бер комбайн сменага 14-17 гектар мәйданда эш башкара.

- Мин биредә баш агроном булып эшли башлаганнан бирле быелгыдай уңыш үстерелгәне юк иде әле. Үткән елларда һәр гектардан 350-390 центнер уңыш алынса, быел ул 450 центнер тәшкил итә, - ди агроном Рәис Минһаҗиев.

- Чит илдә эшләнгән әлеге куәтле чөгендер алу комбайнында икенче елын эшлим. Аның җитештерүчәнлеге югары. Ватылса, ремонтчылар бригадасы тиз арада килеп җитә. Алтын вакытларны сарыф итеп, озаклап туктап торганыбыз юк, - диде күрше районнан эшкә килгән Рамил Мөхәммәтяров.

Басуда чөгендер алу барышын Надеждино бригадасы агрономы Иван Шебалов контрольдә тота. Әлегә шикәр чөгендерен басуда өемнәрдә, аны Буа шикәр заводына озатачаклар. Татлы чималның уңышы югары, шуңа да аны тиз арада югалтуларсыз җыеп алу бурычы куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында шикәр чөгендеренең гектарыннан 450 центнер уңыш алалар Багай кырларында чөгендер