Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч савымчылары республикада беренчелеккә иреште

Районның барлык авыл җирлекләре башлыклары,оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шатлыклы хәбәр җиткерде: бер сыердан сөт саву күрсәткече буенча Кайбыч республикада беренче урынга чыкты! Бүгенге көндә бездә бер сыердан 20,5 килограмм сөт савалар, һәркөнне 80 тонна сөт җитештерелә.

Кайбыч тарихында әле беренче тапкыр гына ирешелгән бу зур уңышта барлык хуҗалыкларның да өлеше саллы. Хуҗа Хәсән авылындагы ферма коллективы да җитештерүчән эшли. Хәзерге вакытта биредә һәр көнне 33 мең килограммнан артык сөт җитештерәләр. Уңган савымчыларның берсе Мария Таймасова да монда эшли. Аның белән район күләмендә үткәрелгән машина белән сыер саву операторлары бәйгесендә дә аралашкан идек.

- Мәктәптә укыганда ук фермага йөри идек инде без. Уңбиш ел элек беренче тапкыр үземә аерым группа алып эшли башлавымны әле дә яхшы хәтерлим. Хезмәтебез җиңелләрдән түгел, шулай да үз эшемне яратып башкарам. Савымчылар бәйгесендә дә ел саен катнашып киләм. Өч тапкыр беренче урынны яуладым. Группамдагы һәр сыерның күпме сөт бирергә сәләтле икәнлеген яхшы беләм. "Кама", "Волга" кушаматлы сыерларым, мәсәлән, көненә 22-24әр килограмм сөт бирә. Сыер кадерләгәнне, тиешенчә караганны ярата. Вакытында ашатып, эчертеп, чистартып-карап торсаң, ул сиңа бише белән кайтара. Сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтмиләр бит, - ди Мария.

Әңгәмәбезгә җәмгыятьнең баш зоотехнигы Илгизәр Мисбахов та кушылды:

- Кайбычның сөтчелек тармагында уңышларга ирешүенә барыбыз да шатлана. Ә Мария безнең җәмгыятьнең иң тырыш савымчыларының берсе. Узган ел берүзе 226 тонна 332 килограмм сөт сауды.

- Мин "Гөбенә" агрофирмасында эшләгәндә Мария икенче баласына декрет ялына киткән иде. Ике ай да узмады, баласын каенанасына калдырып, эшкә дә чыкты. Үзе юкта сыерлары бозылып бетәр дип курыккан. Менә шулай эш өчен янып йөрүче савымчыларның берсе ул, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйгедә икенче урынны яулаган Мария Таймасовага Рәхмәт хатын тапшырып.

Районның республикада алдынгы баруы әнә шундый тырыш, үз эшен намус белән башкаручы терлекчеләрнең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч савымчылары республикада беренчелеккә иреште