Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар – турнир чемпионы

8-9 сентябрь көннәрендә Буа шәһәренең "Арктика" Боз сараенда Ярославль шәһәренең авиаһәлакәттә һәлак булган "Локомотив" командасы истәлегенә Иделаръягы зонасы районнары хоккей командалары арасында турнир үткәрелде. Якташларыбыз, җиңүгә ирешеп, күчмә кубокка, беренче дәрәҗә дипломга, медальләргә лаек булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хоккейчыларга тирән рәхмәтен белдерде.

Турнирда Буа шәһәренең "Арктика" Боз сарае командасы, Буа районы җы­елма командасы, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Чувашия Республикасының иң көчлеләрдән саналган Ба­тыр районы командасы катнашты. Батыр уенчылары һәр атнаның ике көнендә Буадагы Боз сараенда хоккей бе­лән шө­гыльләнә.

Турнирны ачу тантанасында командалар парады үтте, "Локомотив" хоккейчылары турында видеоязма күрсәтелде, һәлак булган уенчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ярышларның беренче кө­нендә алты команда, җи­рәбә буенча ике төркемгә бүленеп, үз төркемнә­рен­дә көрәш алып барды. Турнир Буа районы җы­елма командасы белән Кама Тамагы районы командалары очрашуыннан башланды. Нәтиҗәдә буалылар 11:4 исәбенә җиңүгә иреште. Икенче булып бозга "Арктика" белән Апас районы хоккейчылары чыкты. Боз ху­җалары көндәшләрен 7:3 исәбенә отты.

Өченче уенда Батыр райо­ны командасы, Кама Тамагы хоккейчылары бе­лән очрашып, 11:2 исә­бенә җиңү яулады. Дүр­тенче уенда Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Кайбыч районы җыелма командасы апаслылар белән көч сынашты. Уен башында ук Фәнил Миңнуллин исәпне ачты. Беренче период азагында Илдус Вәлиуллин һәм Илназ Сәлахиев, берәр алка кертеп, исәпне 3:0гә җиткерде. Икенче периодта апаслылар кайбычлылар капкасына бер ал­ка кертүгә иреште. Аңа җавап итеп, Илгиз Вәлиуллин һәм Фәнил Миңнуллин икенче период ахырына исәпне 5:1гә җиткерде. Өченче период ба­шында ук апаслылар икен­че алканы кертә ал­ды. Уен төгәлләнер алдыннан Илнар Карипов тагын бер алка кертте, уен кайбычлылар файдасына 6:2 исәбенә төгәлләнде.

Батыр һәм Буа районнары очрашуы кунаклар файдасына 8:2 исәбе белән төгәл­ләнде.

Беренче төркемдәге соңгы уен "Арктика" һәм Кайбыч җыелма командасы арасында барды. Беренче период башлануга исәпне Илнар Карипов ачты. Бу буалыларның кө­чен тупларга этәрде, алар безнең капкага бер-бер артлы 4 алка кертте (1:4). Фәнил Миңнуллин, Илнар Карипов тагын берәр алка керт­кән­нән соң, буалылар, җавап итеп, рәттән 6 алка кертте. Уен боз хуҗалары фай­дасына 10:3 исәбенә тө­гәл­ләнде. Дөресен әйт­кән­дә, бу уен кайбычлыларга финалга чыгарга комачауламады. Аңа кадәр якташларыбыз финалга чыгарга өлгергән иде.

9 сентябрь көнне ике төр­кемдә беренче-икенче урыннарны яулаучылар көч сынашты. Җирәбә буенча Буаның ике командасы бер-берсенә каршы уйнады. Нәтиҗәдә "Арктика" командасы 11:4 исәбенә җиңде. Икенче уенда якташларыбыз Батыр командасын 8:5 исәбенә тар-мар итте. Бу уенда кайбычлылардан Руслан Җа­ма­лет­динов - 3, Илгиз Вәлиуллин - 2, Фәнил Миңнуллин, Илнар Карипов, Шамил Сәлимгәрәев берәр алка кертте. Өченче урын өчен Батыр - Буа районы җыелма командасы көрәш алып бар­ды. Уен батырлыларның 2:0 исә­бенә җи­ңүе белән тәмамланды.

Финалда Буаның "Арктика" командасы белән Кайбыч җыелма командасы кабат очрашты. Уен башында исәпне боз хуҗалары ачты (1:0). Икенче периодта Илгиз Вәлиуллин, Руслан Җамалетдинов берәр алка кертеп, кайбычлыларны алга чыгарды. Ләкин, период азагына буалылар рәттән ике алка кертеп, исәпне 3:2 гә җиткерде. Өченче периодта уен кызганнан кыза барды. Уен башланып 5 минут үтүгә Илдус Вәлиуллин исәпне тигезләде (3:3). Көрәш тагын да кискенләшә барды. Бер команданың да көрәшсез генә бирешәсе килмәде. Уен азагына 2 минут 28 секунд кала Руслан Җа­ма­летдинов 4 алканы керт­теп, җиңүгә өмет уятты. Шуннан соң, буалылар капкачыны алтынчы уенчыга алыштырып, бер- бер артлы һөҗүмнәр оештыра башлады. Шуңа карамастан, якташларыбыз капкачысы Раил Нигъмәтов һәр һөҗүмне кире ка­га торды. Турнир азагында аңа иң яхшы капкачы буларак махсус приз тапшырылды. Очрашу тә­мам­­ланырга 30 секунд кала Руслан Җамалетдинов көндәшләренең буш капкасына 5 нче алканы кертеп, уенга нокта куйды (5:3).

Икенче урынны Буаның "Арктика" командасы яу­ласа, өченче урынны батырлылар алды.

Узган кышкы сезоннан алып, алты ай буе бозга аяк басмаган якташларыбыз өчен бу зур җиңү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей Ярославль шәһәренең авиаһәлакәттә һәлак булган “Локомотив” командасы истәлегенә Кайбыч командасы

2
X