Киләсе уңышка нигез бүген салына
Бүген "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалында көзге чәчүгә керештеләр. Филиал хезмәтчәннәренең арыш басуында эшне оештыруы белән муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район җәмгыятьләренең белгечләре дә танышты.
Көзге чәчүне урак белән бер үк вакытта алып барырга туры килсә дә, җәмгыятьләр техника һәм белгечләр белән җитәрлек тәэмин ителгән булу сәбәпле, эштә тоткарлыклар тумаска тиеш. Киңәшмәдә яңгыраган төп фикер әнә шул иде. Һәр кырда чәчү барышын күзәтчелек итүче белгечләр булдыру, эшне озакка сузмый төгәлләү бурычы куелды. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге тагын бер кат искәртелде. Альберт Рәхмәтуллин көзге чәчүнең терлекчелек тармагы өчен табыш чыганагы булуын да билгеләп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев