Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан бәйрәме белән!

25 октябрьдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:


«Бу юмартлык, шәфкатьлек, пакълек һәм игелек бәйрәме барлык мөселманнар өчен ислам диненең гуманлы, тынычлык сөюче асылын күрсәтү, җәмгыятьтә толерантлыкны, милләтара дуслык һәм татулыкны үстерүгә үз өлешеңне кертү өчен тагын бер күркәм сәбәп булып тора. Башка конфессия вәкилләре белән гармонияле яшәү һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең бәяләп бетергесез кыйммәтле тәҗрибәсенә ия Кайбыч халкы киләчәктә дә югары әхлаклылык үрнәге булып калыр. Олы бәйрәм көнендә барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим. Аллаһы Тәгалә безне үзенең рәхмәтеннән ташламасын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәм Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре

2
X