Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошман көрәшчеләре – сәламәт милләт өчен

Кичә Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында Аграр яшьләр оешмасының Кайбычтагы бүлеге призына көрәш буенча ярыш үткәрелде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бәйгедә катнашучыларны район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов сәламләде, Татарстан аграр яшьләр оешмасы вәкиле Ильмира Сабирҗанова, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, Кошман мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллин, Аграр яшьләр оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов уңышлар теләде.

Кошман авылында милли көрәш традицияләре инде күптән яшәп килә. Хәзерге вакытта мәктәп укучылары, авыл яшьләре Казан (Идел буе) федераль университетының физкультура бүлегенең 5 курсында белем алучы Динар Гатауллин һәм физкультура укытучысы Айдар Насретдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Яшь көрәшчеләр авылдашларының күркәм традицияләрен дәвам иттерә. Борһан Шибаев исеме, мәсәлән, авылдашларга яхшы таныш. XX гасыр башында Шибаевлар гаиләсе көрәшчеләр династиясе буларак танылу ала. Яшьләрнең уенын карарга төрле елларда батыр калган Әлхәт Хикмәтуллин, Фәргать Садриев, Раил Саттаров, Зөфәр Миңнуллиннар да килгән иде. Җиңүчеләргә кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгене оештыручыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш