Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күптән көтелгән басма

Олы Кайбычта Сабантуй мәйданы янындагы Бәрле елгасы аша салынган басмадан чыгу өлкәннәр өчен дә, балаларга да куркыныч тудыра иде.

Кырык җирдән ямаулы - такта, тактасы чергән урынга калай кадакланган бу басмадан мәктәп укучылары көн саен укырга бара, зурлар эшкә йөри, базарга, сырхауханәгә, җәмәгатьчелек үзәгенә дә юл шуннан уза. Язгы ташкыннар вакытында бу урын аеруча куркыныч тудыра. Су басмага кадәр күтәрелә, шуңа да бала-чагаларның, бер-берсен куыша-куыша, бу тирәдә шаяруы зур фаҗига китереп чыгарырга да мөмкин. Әлеге ярымҗимерек басма Сабантуйга кайткан кунаклар алдында да безне бер дә бизәми иде. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркының ямен дә шушы басма җибәрә кебек. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлеге белән бу басманы төзекләндерү эшләре башланып китүен барыбыз да шатланып кабул иттек. Заманча, ныклы материаллар белән төзелешне «Заволжье» җәмгыяте башлап җибәргән, хәзер аны башка бригада дәвам иттерә. Төзелешнең сыйфатлы итеп алып барылуына муниципалитет җитәкчесе үзе күзәтчелек итә. Басмадан чыкканда җырларда җырланган Бәрле елгасына, табигатебезнең матурлыгына сокланырлык булсын иде. Экологик яктан тәрбияле булуыбызны да күрсәтер вакыт җитте, елга, болыннарны чүп-чар белән пычратмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч Бәрле елгасы аша салынган басма

2
X