Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кызлар мал табибы булырга җыена

Булачак ветеринария табиблары Зөһрә Лотфуллина белән Гөлназ Рәхмәтуллинаның Кайбычтагы практикалары 24 мартта төгәлләнде. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең өченче курсында белем алучы бу ике кыз бер ай дәвамында үзләренең туган төбәгендә беренче хезмәт чыныгуы алды.

Районның баш ветеринары, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин Олы Кайбыч кызы Зөһрәнең, Кече Кайбыч кызы Гөл­назның да практикасыннан канәгать калды, шу­ңа да икесенә дә "бишле" куйды. Кызлар чыннан да максатчан, эштән курыкмый, нинди эш кушсалар, шуны җиренә җиткереп үти торган, иң мөһиме - терлекләрне яраталар. Ветеринария берләшмәсендә эшләүче белгечләр белән алар хуҗалыклардагы фермаларга барып, эпизоотик хәл белән танышты. Әлеге рәсемнәр җаваплылыгы чикле "Заволжье" җәмгыятенең Федоровское фермасында төшерелде. Ветеринария медицинасы факультетында укучы студент кызлар анда өч яшьтән зуррак бозауларга түләмә авыруына каршы профилактик прививка ясады. Алар Иске Чәчкаб, Победа, Мөрәле, Борындык, Ульянково һәм башка авылларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы мөгезле эре терлекләргә дә прививкалар ясашты, кан алырга булышты.

Зөһрәнең кечкенә чагыннан ук мал табибы булырга җыенуы да безгә таныш. Әти-әниләре авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәге өстенлекле илкүләм проект кысаларында ташламалы кредит акчасына терлекләр, кош-кортлар сатып алгач, әле алтынчыда гына укучы кызның алар яныннан кермәве турында күршеләре сокланып сөйләгән иде. Хезмәттәшем бу хакта газетабызга да язып чыкты, каз бибиләре янында мәш килеп йөрүче Зөһрәнең рәсеме бе­ренче полосаны бизәде. Инде бә­ти­ләргә җыенган сарыкларының авызыннан күбек килеп, бөтенләй ашаудан калып, үлеп киткәч тә аның нилектән авыруы тынгы бирми Зөһрәгә. Сарык мәетен ярдырып, яралгыны өй­рәнеп, үзенчә барыбер диагноз куйган кыз ничек ветеринар һө­нәрен сайламасын ди?! Академиядә дә тырышып укый, быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек министрлыгы стипендиясенә дә лаек булган. Уку йортындагы хореография түгәрәгенә дә йөри,"Студентлар язы" фестивалендә дә гел катнашып килә. Гөлназ да тырыш кыз, сессияне өчлеләрсез япкан, стипендия алып укый.

Ветеринария табибларына ихтыҗ зур, Кайбычка да шактый кирәк алар. Дипломлы белгечләргә эш табуы бер дә авыр булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария медицинасы академиясе ветеринария табиблары

2
X