Мәдәният йорты яңара
Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү, ремонтлау буенча республика программасы кабул ителү мәдәният тормышын тагын да җанландырырга мөмкинлек бирер.
Хәзерге вакытта Мөрәле, Чүти авылларында мәдәният йортларында капиталь ремонт башланды. Мөрәледә мәдәният йортына ремонт инде күптән кирәк булган. Өч-дүрт ел элек түбәсен калай белән япканнар ябуын. Әмма 1972 елда төзелгән бинаның идәннәре, ишекләре, тәрәзәләре нык искергән. Ремонтка акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Апас районының "Алтаир-1" төзелеш оешмасының Фәнил Минаҗетдинов җитәкчелегендәге ремонт бригадасы биредә бер атна элек эш башлаган. Алар тәрәзәләрне пластикка алыштырган, тамашачылар залына яңа идән җәя башлаган. Эчке яктан стеналарны, түшәмне гипслы картон белән тышлаячаклар, электр челтәрен алыштыралар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, биредә тамашачылар залын бүлеп алып, Мөрәле авыл җирлеге, фельдшер-акушерлык пункты һәм полициянең участок уполномоченные өчен бүлмәләр булдырылачак. Тамашачылар залында запас чыгу ишеге ачыла. Бинаның уң ягыннан фельдшер-акушерлык пункты һәм полициянең участок уполномоченные бүлмәсенә керү өчен ишек куялар. Фельдшер-акушерлык пунктына санузеллар да эшләнергә тиеш. Эш күләме зур, шулай да, Фирдүс Шәрипович әйтүенчә, ремонт декабрь урталарында төгәлләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев