Мөрәледә – Авыл көне
24 августта Мөрәледә Авыл көне уңаеннан күңелләргә үтеп керерлек матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмне үткәрүдә авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин башлап йөрүче булды. Көн яңгырлы булса да, кеше күп килгән.
Клуб каршындагы бакчага, каеннар арасында матур гына итеп сәхнә ясалган, урындыклар куелган, шарлар белән бизәлгән - нәкъ шәһәрдәгечә. Килүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән каршы алалар, шашлык та пешеп тора.
Авылның имамы Галимулла хәзрәт Гыйбадуллин, дога укып, бәйрәмне ачып җибәрде. Сибәләгән яңгырны бәйрәмгә Аллаһы Тәгаләнең бүләге, дип атады ул. Баксаң, яңгыр сүзе төрекчәдән дога, бүләк дигәнне аңлата икән. Үткәннәрне барлау, аны яшь буынга тапшыру - мактаулы да, кирәкле дә эш икәнлегенә басым ясады имамыбыз. Мөрәле төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры Лилия Минһаҗева авыл халкына шатлыклы хәбәр җиткерде: август конференциясеннән соң булган пленар җыелышта мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча безнең мәктәпкә беренче урын бирелгән икән. Быелгы уку елында биредә 35 бала белем алачак, ә балалар бакчасына 16 бала йөри. Китапханә хезмәткәре Миләүшә Әхмәтова авылның килеп чыгышы, исеме турында сөйләде. 11 сыйныф укучылары Энҗе Гыйбадуллина һәм Алсу Вафина авылның истәлекле урыннары, тарихы белән таныштырды. Бәйрәмдә җыр-биюләр дә башкарылды. Казанда яшәүче Сөембикә Хикмәтуллина авылдашларына матур җырлар бүләк итте. Үткәндәге уңышлар, хезмәт алдынгылары турында да, авылның иң өлкән кешеләрен дә, иң кечкенә сабыен да, иң матур йортны да, иң матур бакчаны да, 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер кичерүче бәхетле парларны да, күп балалы гаиләне дә - берсен дә онытмаганнар, барысына да бүләкләр тапшырдылар. Кайтучы кунаклар да шактый икән. Алар арасыннан да җырлаучылар, гимнастик күнегүләр күрсәтүчеләр булды, ә Миләүшәбез һәрберсен шигырь юллары белән бүләкләде. Кайбыч район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бәйрәм белән котлады, матур җырлар бүләк иттеләр. Ир-егетләр арасында гер күтәрү ярышында Мөрәле мәдәният йорты мөдире Ришат Хисамиев җиңүче булды. Авыл көнен данлап, авылыбызның мактаулы һәм ярдәмчел шәхесе Фирдүс Хисамиев күккә дистәләгән салют җибәрде. Тирә-юньгә караңгылык иңгәч, өлкәннәр өйләргә кайта башлады, яшьләр биюгә күчтеләр, музыка авыл урамнарына таралды. Киләчәктә бәйрәмнәргә матур таш юллардан йөрергә насыйп булса иде, дигән теләк белән таралыштык. Мондый зур чаралар үткәргәндә халык арасыннан сайлап куелган тәртип сакчылары да кирәкле. Авыл интеллегенциясе мондый чараларда актив катнашса, күркәм булыр иде. Шундый матур бәйрәмдә үзләренең кара көчләрен өрүчеләр табыла ул. Әнә авызына бераз шайтан суы кергән берсе бәйрәм башлаганчы сәхнә алдына килеп утырып, кулындагы тәмәкесе белән ике яктагы шарларның берничәсенә төртеп алырга өлгерде. Шушы гамәленнән үзенә тәм тапкан бәндәсенә Аллаһы Тәгалә тәүфыйк бирсен иде. Ул матурлык аның өчен дә, барлык кеше өчен дә ясалган бит, күпме кешенең хезмәте кергән. Дәвамлы булсын иде мондый бәйрәмнәр. Бу бәйрәмне оештыруга күп көчен куйган Ринат Зиннәтуллинга, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, акчалата ярдәм күрсәтүче "Заволжье" җәмгыяте директоры Айрат Фатыйховка, барлык ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. "Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер", - дигән мәкаль бар. Ә сез халык күңеленә керерлек матур эш эшләдегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев