Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөрәледә – Корбан ашы

Мөрәле мәчетендә узган Корбан ашында авыл халкының бердәмлеге, авыл җирлеге белән мәчет арасындагы хезмәттәшлекнең үзара аңлашуга корылган булуына инанып кайттым.

Корбан ашын башка елларда авыл җирлеге уздырган булса, быелдан башлап бөтен авыл халкы өчен аны аерым гаиләләр үткәрә башлый. Авыл халкының теләген исәпкә алып, мәчет картлары һәм авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин шундый фикергә килгән. Бу изге эшне авыл мулласы Галим абый белән Асия апа Гыйбадуллина гаиләсе башлап җибәргән. Авыл җирлегендә секретарь булып эшләүче киленнәре Гүзәлия белән бергә алар алт­мыш­ка якын кеше өчен табын кордылар. Матур гына яшәп ятканда тугыз ел элек вафат булган уллары Рифатның хатыны Гүзәлия, оныклары белән бергә төп нигездә бергә­лә­шеп гомер кичерә Гыйбадуллиннар.

Өстәл тәм-том, төрле нигьмәтләрдән сыгылып тора иде, дисәк, бер дә арттыру булмас. Татар ха­лык ашларын бөтен шартларын китереп әзер­ләүдә Гүзәлиянең хезмәт­тәшләре - бухгалтер Гөл­нур Шаһивәлиева, фельд­шерлар Фәридә Сибгатова, Гөлия Серякова, китапханәче Миләүшә Әх­мә­това, җыештыручылар Гөлчәчәк Мифтахова, Гү­зәл Гыйләҗевалар булышкан. Кич, эштән кайткач, бергәләшеп токмач кискәннәр, камыр ашлары пешергәннәр. Ә авыл җирлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан Тәнзилә апа Шаһимәрдәнова әллә ничә таба карабодай бә­леше пешергән. Корбан ашы кебек саваплы табынга әнә шулай күп­ләр­нең өлеше кергән. Авыл апалары үзләре дә бәй­рәм өстәленә күчтәнәч­ләрен куйды. Бу да авылдашларның бердәмлеге, дуслыгын дәлилли. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин чыгышында да сизелде ул бердәмлек. Әнә зират тирәсен төзекләндерүгә генә дә мөрә­ле­леләр, читтә яшәүче авылдашлары 395 мең сум акча җыйган. Авыл җирлеге хезмәткәрләре, банкта исәп-хисап счеты ачып, акчаны шунда салган. Кирәк кадәресен алып, төзелеш материалларына тотканнар. Мәчет үзе дә төзек, матур. Әле сентябрь аенда гына Яшел Үзәндә яшәүче авылдашлары Зөфәр Тимуршин кияве Руслан белән мә­четкә, заманча әйтсәк, натяжной түбә ясаган. Хезмәтләре өчен бер тиен дә акча алмаганнар. Галим абый иганә ярдәме күрсә­түчеләрнең барысының да исемнәрен атап чыкты, рәхмәтләрен белдерде.

Корбан итеннән авыз иткәнче, мулла Галим абый вәгазьләр сөйләде. Асия апа, халкыбызны рәхим-шәфкатьлеккә өндәп, чыгыш ясады, сә­дака таратты. Коръән Кә­римдә әйтелгәнчә, сәдака - авырлыкларны җиңү юлы ул. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бик­бова да авыл халкына иң изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле мәчетендә Корбан ашы