Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәрсә җитә Ана булуга!

Нарасыен күкрәгенә кысып, газиз баласының керфек кагышына кадәр сөенеп караган Анадан да күркәм зат юктыр җир йөзендә. 29 ноябрь көнне Кайбыч гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Әниләр көне уңаеннан уздырылган очрашуда катнашкан алты ханымның беренче тапкыр гына әни булулары түгел. Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасына килгән һәр гаиләдә быел...

Гүзәл һәм Ильяс Галиуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга тылсымлы көнне - 11.11.11дә булган. Кечкенә Инсафны барыннан да бигрәк абыйсы Азамат ярата икән, очрашуда да әле энесен кунаклар белән таныштырып, әле киемнәренең нә­нилегенә, матурлыгына сокланып мәш килде. Дәү әниләре Рә­зинә апа да оныкларын сөеп туя алмый. Инсафтан бер генә көн алдан, апасы Зәринәгә иптәш булып, Илсөяр һәм Александр Маланьевлар гаиләсендә дөньяга килгән Адель, әти-әнисе кебек үк хокук сакчысы булыр, мөгаен, хәзердән үк тәр­тип ярата. Маланьевларның хезмәттәше - Раил Ногманов һәм аның тормыш иптәше Эльвираның кечкенә шат­лыклары, ике яшьлек Рә­линәгә энекәш итеп Рә­дифне алып кайталар. Бәйрәмгә алар да ике яктан да дәү әниләре белән бергә килгән иде. Тиктормас Рәлинә әле кечерәк шул, ә менә Резидә бе­лән Рөстәм Гайнетдиновларның олы кызлары Ләй­сән инде зур үскән, мәктәптән кайткач, әнисенә сеңлесе Розалинаны карарга да ярдәм итәдер. Рузилә һәм Илгиз Шәрәфиевлар гаи­ләсен­дә дөньяга килгән Зиләгә әле берничә көн элек кенә бер ай гына булган. Олы кызлары Камилә дә, дәү әниләре Сәхара апа белән Фәүзия апа да сөеп туя алмыйлар үзен. Кошманнан Илһамия һәм Радик Хәйруллиннарның уллары Раяз да апасы Илзирәнең яраткан энекәше, дәү әнисе Сания апаның тагын бер нәни шатлыгы булып дөньяга аваз салган.

Кичәгә дәү әниләрнең дә килүе тантанага үзгә бер ямь өстәп, буыннар дәвамын гәүдәләндерде. Тантана ахырында барлык әниләр дә, балаларын кулларына тотып, бишек җырын җырлаганда, алар да кушылды. Сәхара апа Шәрәфиева котлау чыгышында әйткәнчә, балага нинди тәрбия бирсәң, киләчәк буыннар да шул эздән барыр. Тәрбиянең җимешләре олыгайган көндә күренә, мәхәббәт, наз-яратуга төреп үстерелгән бала үзе дә әйбәт ата, ана булуына инануын әйтте үрнәк дәү әни.

РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Чулпан Камалиева белән ЗАГС начальнигы Рафия Гайнуллина һәр гаиләгә сертификатлар тапшырып, иң изге теләкләрен җиткерде. Әти-әниләре эшләгән оешмалардан җитәкчеләре дә килеп, хезмәттәшләренә бүләкләде. Чулпан Галимулловна исә тантана ахырында болай дип шаяртты: "Сертификатларыбыз әле күп, туган-тумача, дус-ишкә әйтегез, гаиләләрен ишәйтеп, сабыйлар алып кайтсыннар." Капиталлы сабыйлар исән-сау булып, тәүфыйклы, тәрбияле балалар булып үссеннәр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбицы ана