Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Чыгарылышларны куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, бу атна уртасында мәктәпләрдә шаулап-гөрләп чыгарылыш кичәләре узды.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары елдагыча чыгарылыш кичәсенә мәдәният йортына җыелды. Аларны танырлык та түгел: чәчләренә матур прическалар ясаткан кызлар берсеннән-берсе купшы күлмәкләрдән, егетләр - җитди костюмнардан. Мәктәпне 26 укучы тәмамлый. Аларның шатлыгын уртаклашырга тантанага укытучылары, әти-әниләре дә килгән. Мәктәп директоры Алия Биккулова, укучыларның барысын да мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышта лаеклы урыныңны табу өчен уңыш формуласын да ачты.

- Бер уңыш та үзеннән үзе генә килми. Зур тырышлык, максатчанлык кына уңышка илтә. Максатка ирешү өчен зур теләк, омтылыш кирәк, - диде ул. - Быелгы чыгарылышлар турында гел уңай фикерләр генә әйтергә мөмкин. Алар мәктәптә тырышып укыды, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Киләчәктә дә шундый актив булып калыгыз, үзегез теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын, Кайбыч укучылары исеменә тап төшермәгез.

Мәктәп директоры, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова белән берлектә, укучыларга аттестатлар тапшырды. Унбер ел дәвамында гел бишлегә генә укыган Язилә Баһавиева, Азамат Михайлов, Алмаз Билаловка кызыл аттестатлар тапшырылды.

Алия Биккулова яхшы укучыларның әти-әниләренә - Зөләйха һәм Илгиз Баһавиевларга, Светлана һәм Илдар Билаловлар, Равия һәм Мөдәрис Камалиевлар, Гөлүсә һәм Рәмис Сафиннар, Гүзәлия һәм Айрат Гарәфетдиновлар, Гөлназ һәм Фәнис Сәлахиевлар, Алсу һәм Ирек Лотфуллиннар, Лилия һәм Рәиф Гобәевлар, Ландыш һәм Юрий Михайловлар, Рания һәм Айрат Гыймрановлар, Лилия Хәкимҗанова, Алсу һәм Рәшит Фәсхетдиновларга Рәхмәт хатлары тапшырды. "Укытучылар коллективына рәхмәтебез зур" - бу сәхнәгә күтәрелгән ата-аналар фикере.

- Унбер ел вакыт сизелмичә дә узып китте, - диде чыгарылыш класс укучысы Айсылу Камалиева. - Имтиханнар вакытында дулкынланган идем, бүген аннан да көчлерәк дулкынланам. Классташларыбыз, укытучыларыбыз, яраткан мәктәбебез белән саубуллашабыз бит.

Яшьләрнең бүгенге көннәре матур, киләчәкләре тагын да матуррак булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев