Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы көнгә – концерт

Бүген район мәдәният йортында Чүти авыл җирлегенә керүче Зур Тәрбит авылы үзешчәннәре концерт куйды. Халкыбызның күңел бизәкләрен үз эченә алган, керәшеннәрнең гореф-гадәтләренә нигезләнеп оештырылган җырлы-биюле тамашаны бик җылы кабул иттеләр.

Театральләштерелгән тамаша рәвешендә әзерләнгән концерт бу атнаның якшәмбесендә билгеләп үтелүче Пасха бәйрәме - Олы көнгә багышланган иде. Анда христиан дөньясындагы иң якты бәйрәмдәге барлык гореф-гадәтләр дә ачык чагылды. Керәшеннәрнең милли киемнәреннән киенгән егет-кызлар, абый-апалар, әбиләр чыгышында төбәгебезнең талантларга бай икәнлеге күренде. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамилә Айзатуллова үзешчән коллективка Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тирән рәхмәтен белдерде. Эстафетаны Олы Кайбыч мәдәният йотрты хезмәткәрләре кабул итеп алды. Алар 27 апрельдә спектакль куячак.

Театральләштерелгән тамаша турында тулырак газетанын киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев