Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Урсак авылы халкы референдумда актив катнашырга җыена

Районыбыз авылларында референдум үткәрүгә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 29 октябрьдә ул Олы Урсак авылында да оешкан төстә үтте. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.

- Референдум үткәрү, урсаклылар өчен ят күренеш түгел. Бүген авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин белән Шылтыравык чишмәсен, авыл уртасына ясап куелган кизләү өстен карап килдек. Баш иеп рәхмәтемне җиткерәм, авыл өчен бик зур эш башкаргансыз. Димәк, референдум үткәрүнең отышлы булуын сез үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Шулай да, авыл җирлегенең проблемалары моның белән генә бетмәде әле. Болай дигәндә, авыл зиратын күздә тотам. Кабат референдум үткәрмичә, бу эшне җиңеп чыгарга мөмкин түгеллеген үзегез дә аңлыйсыз, - диде Рәмис Рәфисович.

Быел узган референдумда кайберәүләрнең катнашмавы, яисә алдан сөйләшелгән суммадан азрак акча бирүчеләр булуын да яшермәделәр

- Референдум үткәрүгә үз ризалыгын белдереп, анда куелган сорауларга "риза" дип тавыш биргәч, закон нигезендә һәр кеше аны үтәргә мәҗбүр. Таләпне үтәмәүчеләргә административ штраф карала. Ул очракта да түләмәсә, суд приставлары эшкә кушылачак. Алар үз штрафларын өсти, кыскасы, андый кешеләргә референдум икеләтә, өчләтә кыйммәткәрәк төшәчәк. Шушы көннәрдә Кече Урсакта халык җыены үткәрдек. Белгәнегезчә, авылда татарлар, чувашлар бер гаилә булып, тату яши. Анда да татар зираты тирәсен тотып алырга, тәртипкә китерергә кирәк. Ә чуваш зиратын үткән елларда ремонтлап бетергән идек. Авылда яшәүче чувашлар да, татар зиратын төзекләндерү өчен референдумда катнашачакбыз дип белдерделәр. Бу авыл халкының бердәмлеген тагын бер кат раслый, - диде Габбас Зиннәтуллин.

Сүзгә авыл имамы Рәфыйк Зарипов кушылды

- Мөхтәрәм кардәшләр, зират һәркемнең мәңгелек йорты. Беребез дә анда барудан котылып кала алмыйбыз,- диде ул.- Зиратка моннан 280 ел элек нигез салынган булган. Анда шуны раслаучы кабер ташлары бар. Зиратны чистартып, тирәсен яхшылап тотып алсак, ничә гасырлар дәвамында шунда урын алган ата-бабаларыбызның рухы да шат булыр иде. Мондый изге эшкә һәр кешедән бер мең сум акча жәл булмас дип уйлыйм.

Халык та хәзрәтнең тәкъдимен хуплады.

Олы Урсактагы управляющий Фирдүс Әшәрәфуллин зиратның тирәсен тотар алдыннан андагы карт агачларны кисү тәкъдиме белән чыкты. Бушанча, Чүкри Алан авылларында да рферендум буенча гаммәви тыңлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсак авылы халкы референдумда актив катнашырга җыена