Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Ульянководагы ашлык киптерү комплексы төзелеше һәм эретмә узелы эшчәнлеге белән танышты

Тиздән Ульянковода “Август-Кайбыч» җәмгыятенең беренче ашлык киптерү комплексы кулланылышка тапшырылачак.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә эш барышы белән танышты.


Ашлык чистарту-киптерү комплексы төзелеше барган урында йөзгә якын кеше эшли. Анда транспорт җиһазлары урнаштырылган, җибәрү-көйләү һәм электр энергиясенә тоташтыру эшләре бара, биш ангар монтажланган, булачак складларның идәненә бетон җәйгәннәр. Якын-тирәдәге инфраструктураны да төзекләндерү эшләре бара. Ашлык киптерү комплексына кадәр бетон юл салынган. «Август-Кайбыч» җәмгыятенең чәчү мәйданы 40 мең гектарга якын. Төзелеп килүче ашлык киптерү комплексы бу сезонда хуҗалыкның беренче уңышын кабул итәчәк. Әлеге объектта сәгатенә 100 тонна ашлык кабул итеп эшкәртергә мөмкин булачак.
Җитәкчеләр эретмә узелы эшчәнлеге белән дә танышты. Бу узел ашлама әзерләү өчен кулланыла торган суны йомшартырга, әчелеген киметергә һәм җылытырга мөмкинлек бирә, кулланыла торган пестицидларның һәм ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ике объектта да эш барышыннан канәгать булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев