Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуйлы халык без!

Татар халкының ел буена сагынып көткән Сабантуе да килеп җитте. 11 июньдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында район Сабантуе узачак. 12 июньдә милли бәйрәмебез район авылларына күчә.

Сабантуйның быелгысы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миң­неханов тарафыннан игъ­­­лан ителгән Татарстанда тарихи-мәдәни ми­рас елында уза. Әлеге бәйрәм уңа­еннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга котлау сүзләре белән мөрә­җә­гать итте:

«Хөрмәтле хезмәт сөючән Кайбыч халкы, районыбыз кунаклары! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне борынгы бабаларыбыздан ук килүче милли бәйрәмебез - Сабантуе белән чын кү­ңел­дән тәбрик итәм! Татар өчен, кайда гына яшәсә дә сабан бәйрәменең символлары, традиция­ләре якын һәм кадерле. Сабантуйда элеккеге гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең көчле факторы. Әлеге күңелле бәйрәм халкыбызның матур традицияләренә, рухи хәзи­нәсенә, бай һәм үзен­чәлекле мәдәниятенә үз катнашын тоярга мөмкинлек бирә. Авыллардагы Сабантуй мәй­даннарында иң көчле батырлар очраша, мәдәният һәм сән­гать осталары чыгыш ясый, ат чабышлары уза. Бүген бу борынгы бәйрәм яше, мил­ләте, тормыш хәле төрле булган йөзләрчә кешене үз мәйданына туплый. Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты, терлекчелектә дә алга китеш бар. Быелгы Сабантуй барыбызның да кү­ңелләрен кү­тәрсен, яшәү дәрте бирсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм муллык телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч