Сабыйлар дөньясында
Безнең республикада тормышка ашырылучы "Бәләкәч" программасының төп максаты -өч яшьтән зуррак нәниләрне балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, анда һәр балага уңайлы шартлар тудыру.
Олы Кайбыч авылындагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар чын мәгънәсендә бәхетле: рәхәтләнеп уйныйлар, хәрефләр танырга, язарга, рәсемнәр ясарга, җырларга-биергә өйрәнәләр, тәмле ашаталар, вакытында чиста урын-җирдә йоклаталар. Тәрбияче апалары да ярата үзләрен, кәефсезләнеп торсалар, шәфкать туташы сәламәтлекләрен тикшерә. Кыскасы, әти-әниләре көн озынына балалары өчен тыныч күңел белән йөри ала. Муниципалитет җитәкчелеге дә еш була балалар бакчаларында.
Әле шушы көннәрдә генә "Миләшкәй"гә район башлыгы Җәүдәт Гаффаров мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова белән берлектә килде. Буш кул белән түгел - балаларның яшь үзенчәлегенә карап, һәр группага бик күп уенчыклар бүләк итте район җитәкчесе. Үзләре зурлыгындагы курчакларга, машина, тупларга әй шатланды да соң сабыйлар.
Балалар бакчасының яңа җитәкчесе Венера Сафиуллина белән әңгәмә барышында бакчага җылылык җибәрүне тизләтү мәсьәләсе кызыл җеп булып ятты. Балалар уйнаучы комлыкны яңарту, киләсе елда тәрәзәләрне пластикка алыштыру, балкон ишекләрен яңарту хакында да сүз булды. Шушы көннәрдә урамга ике веранда ясый башларга җыеналар. Бу нәниләр прогулкага чыккач, аларны яңгырдан, үтәли җилдән саклау өчен кирәк. Район башлыгы кадрлар белән тәэмин ителешнең торышы белән дә кызыксынды. Тәрбиячеләр дә, башка персонал да җитәрлек.
- Сезгә зур миссия - шәхес тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Әлеге мактаулы һәм катлаулы хезмәтегездә сезгә уңышлар телим. Эшчәнлегегез турында ата-аналар белән дә җыелыш үткәреп, ике якның да теләк-фикерләрен исәпкә алып эшләсәгез, файдага гына булыр иде, - диде район башлыгы бакча коллективы белән саубуллашып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев