Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Савымчылар, технологлар арасында узган бәйге җиңүчеләренең икесе дә “Гөбенә” агрофирмасыннан

Милли бәйрәмебез Сабантуй алдыннан Кайбычта ел саен машина белән сыер саву операторларының һәм ясалма орлыкландыру технологларының һөнәри осталыгын ачыклау буенча конкурс үткәрелә.

Быел бәйге Хуҗа Хәсән фермасының җәйге лагеренда узды. Анда барлык хуҗалыклардан да иң яхшы 28 савымчы һәм 8 ясалма орлыкландыру технологы килгән иде.
28 ел рәттән уздырылучы конкурсның быелгы җиңүчеләренең икесе дә “Гөбенә” агрофирмасыннан. Беренче урынны яулаучылар – Хуҗа Хәсән авылындагы ферма савымчысы Мария Таймасова һәм Мәлки фермасы технологы Виктор Бухаров Кайбыч данын республикада яклаячак. Мариянең бу конкурста инде бишенче тапкыр беренче урынны яулавы, ә Виктор ике тапкыр җиңгән. Татарстанның атказанган терлекчесе Мария Таймасова сөт саву буенча агрофирмада гына түгел, район буенча да лидер. Агымдагы елның биш аенда бер сыердан 4059 килограмм сөт савып алган, 139 тонна сөт җитештергән. Виктор Мәлки фермасында 2018 елда гына эшли башлаган әле. Аңа кадәр ветврач, зоотехник булып хезмәт куйган. Биш айда 128 бозау алуга ирешкән, бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән алтыга артыграк.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиңүчеләрне кайнар котлады һәм бүләкләде. Бәйгедә катнашучылар алдында ясаган чыгышында терлекчелек тармагын анализлады, сөт җитештерү күрсәткечен арттыруны максат итеп куйды, барысын да район Сабантуена чакырды.
– Сез илебезнең азык-төлек запасын тулыландыруга үзегездән зур өлеш кертәсез. Район савымчылары көненә 58 тонна сөт җитештерә. Әмма бу безнең өчен чик түгел. Көнлек савым күрсәткечен арттырырга бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов.
Узган елгы бәйге җиңүчесе – Борындыктан ясалма орлыкландыру технологы Мәдинә Мингалиева конкурс флагын күтәрде.
Конкурста савымчыларның һөнәри осталыгы, саву аппаратын тизлеккә сүтеп җыю, аны савымга әзерләү, сыер саву процессы, эш вакытында гигиена таләпләрен үтәүләре һәм башкаларга карап бәяләнде. Ясалма орлыкландыру технологлары тест сорауларына җавап бирде, аларның эш журналларын тикшерделәр, ясалма орлыкландыруга инструментларны ничек әзерләүләренә игътибар иттеләр. Конкурс комиссиясе составында районның селекция-нәсел хезмәте башлыгы Илзирә Абдрахманова, ветеринария берләшмәсе начальнигының дәвалау-профилактика эшләре буенча урынбасары Марсель Кадыйрҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләгән Евгений Баймиев, Илфат Шәрәфиев бар иде.
Бәйгедә катнашучылар арасында еллар буена терлекчелек тармагында эшләп бай тәҗрибә туплаганнары да, әле яңарак кына фермада эшли башлаган яшьләр дә бар иде. Иң яшь савымчылар – “Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянково фермасында эшләүче 30 яшьлек Юлия Борисова белән 32 яшьлек Галина Савельева булып чыкты. Юлиянең һәр көнне иртә-кич 60, Галинаның 67 сыер савуын искә алсак, хезмәтләренең бер дә җиңел булмавына, зур эш башкаруларына төшенәсең.
– Фермага әле бүген генә килгән кебек идем, инде җиде ел узып та киткән. Ирем Валерий да фермада эшли, терлекче. Ике бала үстерәбез. Владимир 4 сыйныфка күчте, Александрага җиде яшь, – диде йөзеннән бер дә елмаю китмәүче Юлия.
Савельевлар гаиләсендә ике бала үсә: 8 яшьлек Артем белән 4 яшьлек Тимофей. Савымчыларның икесе дә конкурста уңышлы чыгыш ясады.
Машина белән сыер савучылар арасында үткәрелүче бәйгедә даими рәвештә катнашып, инде чаярып беткән савымчылар бу юлы да сынатмады. Әнә Арыслан авылы фермасының тәҗрибәле савымчысы Татьяна Зубрининаның да кулы кулга йокмый, савым аппаратын да бик тиз сүтеп җыйды. Беренче урынга чыгар дип торганнар иде, ләкин төп җиңүче Мария Таймасовадан азга гына калышты һәм икенче урынны яулады. Башка савымчылар кебек таң белән эшкә баручы Кошмандагы ферма савымчысы Гөлфия Шәфиева да алдынгыларның берсе. Ул өченче урынга чыкты. Инде 40 елга якын ферма сукмагын таптаучы Гөлфия ханым фермага яшьләр килмәвенә борчыла. “Пенсиягә чыккач, безне кем алыштырыр икән?” – ди ул.
Ясалма орлыкландыру технологлары арасында барган ярышта беренче урынны Виктор Бухаров яулавын югарыда әйткән идек инде. Ә районда гына түгел, республикада җиңү яулап, Татарстан данын Россия күләмендә яклап кайткан технолог Мәдинә Мингалиева (Борындык) икенче урынны яулады. Арысланнан Татарстанның атказанган терлекчесе Людмила Радионова өченче урынга чыкты.
Бәйгедә катнашучылар соңыннан мул итеп әзерләнгән табын артына җыелды. Барысына да “Гөбенә” агрофирмасы әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев