Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәнгать мәктәбендә – чыгарылыш бәйрәме

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә укучыларның чыгарылыш кичәсе район мәдәният йортында зур концерт белән узды.

Яшь музыкантларның уңышын үз күзләре белән күрергә, дөресрәге, үз колаклары белән ишетергә балаларның әти-әниләре дә килгән иде. Биредә уку гомумбелем бирү мәктәбендәге дәресләр белән тәңгәл рәвештә алып барылганлыктан, укучыларга күп көч түгәргә туры килә. Укытучылары Резидә Хисамова, Зөлфия Закирова, Рузилә Садыйкова, Русалина Гыйрфанова, Светлана Зиадиева, сәнгать мәктәбе директоры Гөлнар Җиһаншина әйтүенчә, музыка серләренә сәләтлеләр генә төшенә ала. Мәктәпнең Иске Тәрбит, Колаңгы, Иске Чәчкаб авылларында филиаллары эшләве андыйларның безнең төбәктә күп булуы турында сөйли. Быел сәнгать мәктәбен дүрт укучы тәмамлый, аларга укуны тәмамлау турында сертификатлар бирелде. Баянда өздереп уйнавы белән күңелләрне яулаган Радик Җамалетдиновка Кызыл диплом тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать мәктәбе