Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соңгы кыңгырау олы юлга озата

Майның моңсу да, шатлыклы да бер көне - Соңгы кыңгырау бәйрәме районның барлык мәктәпләрендә дә бәйрәм ителә.

Бер яктан, кечкенә генә кызчык яки малай булып мәктәп бусагасын атлап кергән балалар инде буй җиткән кыз-егетләр булып, олы тормыш юлына басарга җыенган мәл бу. Икенче яктан, сагышлы да: тугыз, унбер ел буе зур бер тормышта кайнаган, укытучылар укучыларга, укучылар - укытучыга газиз, якын булып беткәч кенә, әйтәсе килгән фикерне күз карашыннан аңлаган вакытта ае­рылышу бик авыр.

Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак, күңел кылларын тибрәткән тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән сау­буллаша. Бәрлебашы төп гомумбелем бирү мәк­тәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларының да күңелендә каршылыклы хисләр. Бу мәктәп 1991-2006 елларда урта гомумбелем бирү мәктәбе булган, аннан соң, районда беренчеләрдән булып, оптимизация программасына эләккән. Хәзер биредә өч авылдан 36 укучы белем ала, бер укытучыга өч бала туры килә. Балалар саны кимүе авылның социаль йөзендә дә чагылыш таба. Яшьләр авылда калсын өчен юллар, заманча клуб тө­зер­гә, мәктәпкә капиталь ремонт кирәк. Үзе дә шушы мәктәптә белем алган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы алты укучыга имтиханнарны узган еллардагыдан яхшырак тапшыруларын теләде. "Заволжье" җәмгыятенең Ябалак филиалы управляющие Илшат Хамматов та шушы мәктәпне тәмамлаган. Ул да 2012 елгы чыгарылышларга изге теләкләрен җиткерде.

Алда дистә елдан артык энә белән кое казып тупланган гыйлемнәрне сынау көтә. Ел дәвамында бу укучылар сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып карады инде.

Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, уңышлар юлдаш булсын! Ак юл Сез­гә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы кыңгырау

2
X