Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Солдат туган ягына кайтты

Унсигез яше тулган һәр ир- егетнең изге бурычы - Ватанны саклау. Көзге чакырылышта Россия Кораллы Көчләре сафларына алынучы егетләребез хәрби хезмәткә китә башлады инде.

1994 елдан бирле Кайбыч районында хәрби исәпкә алу буенча начальник булып эшләүче Рушания Миңнуллина шушы еллар эчендә күпме егетне хәрби хезмәткә озаткан, каршы алгандыр, төгәл генә әйтүе дә кыен. Өлкән классларда укыганда ук хәрби исәпкә басып, армиягә киткәнче Рушания апалары аларның якын кешеләренә әйләнә. Хәрби хезмәттә чакта да күбесе аның белән элемтәсен өзми, хатлар алышалар, телефоннан да сөйләшәләр. Хәрби хезмәт срогын тутырып кайтканда ук, беренче эш итеп, Рушания апаларын күрергә, хәлен белергә кереп чыгалар.

21 ноябрьдә хәрби хезмәт срогын тутырып туган якларына кайтып килүче Зур Тәрбит авылы егете Юрий Корников та, район үзәгенә кайтып төшүгә, Рушания апасы янына ашыккан. Соңыннан баһадир гәүдәле, хәрби хезмәттә чыныгып кайткан егетне Рушания апасы безнең редакциягә дә алып керде.

Юрий Николаевич Россия Кораллы Көчләре сафларына нәкъ бер ел элек, 20 ноябрьдә киткән. Ростов-на-Дону шәһә­рендә эчке гаскәрләрдә алты ай өйрәнү курслары узганнан соң, Калач-на-Дону шәһәрендә хезмәт иткән. Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбендә 11 классны тәмамлагач, Апастагы һөнәр училищесында шоферлыкка укыган. Һөнәрле кешегә армия сафларында хезмәт тә җиңел бирелә.

Редакциядә Юрийны озак тоткарламадык, чөнки аны туган авылында әти­се Николай, әнисе Валентина, энесе Александар, сеңлесе Альбина көтә. Бездән чыгуга ул туган авылына якыннарын куандырырга ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Кораллы Көчләре сафлары Ватан Зур Тәрбит