Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлекчелек буенча республика семинары үтә

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Биектау районының "Правда" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында ТР агропромышленность комплексы оешмаларында "Сакчыл җитештерү" принципларын кертү буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрә.

Әлеге киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, селекцион-нәсел хезмәте начальниклары, терлекчелек, хәзерләүләр һәм авыл хуҗалыгы продуктларының сыйфаты буенча консультантлары, агрофирмалар, хуҗалык җитәкчеләре катнаша.

Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров җитәкчелегендәге Кайбыч районы делегациясе дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек

2
X